Александр Волков (1960)
Александр Волков ― Татарстан Республикасы Президентының документлар белән тәэмин итү һәм контроль идарәсе башлыгы.
Тәрҗемәи хәле
Волков Александр Иванович 1960 елның 4 маенда ТАССР Апас районы (хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы) Мәлки авылында Иван һәм Анастасия Волковлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе – комбайнер, әнисе балалар бакчасында эшләгән.
Туган авылында Мәлки сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1977-1978 елларда ТАССР Апас районы Иске Тәрбит урта мәктәбендә белем ала.
Урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Казанга килә. Казан авиация институтына укырга керә, аны 1983 елда радиоинженер белгечлеге буенча тәмамалый.
Хезмәт эшчәнлеге
- 1983 – 1985 елларда СССР Хәрби Көчләре сафларында хезмәт итә.
- 1985-1988 елларда С. Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсендә инженер булып эшли.
- 1988-1991 елларда С. Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсендә партия комитеты инструкторы.
- 1991-1992 елларда Казан шәһәренең Халык депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе ярдәмчесе була.
- 1992-1999 елларда Казан шәһәре администрациясе башлыгының ярдәмчесе, баш ярдәмчесе, урынбасары була.
- 1999-2000 елларда Татарстан Республикасы Президентының хатлар һәм гражданнарны кабул итү бүлеге мөдире.
- 2000-2006 елларда Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире.
- 2006 елда Татарстан Республикасы Президентының Документлар белән тәэмин итү һәм контроль идарәсе башлыгы.
Бүләкләре
Чыганак
- ·Волков Александр Иванович | Официальный сайт Президента РТ 2021 елның 16 декабрь көнендә архивланган.
- Иске Тәрбит музеендагы "Күренекле шәхесләр" альбомы