Рөстәм Габдриев

Рөстәм Габдриев, Рөстәм Вәгыйзь (Вагыйз[1]) улы Габдриев (1946 елның 1 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Югары Шепкә) — психолог, психология фәннәре докторы (1990), профессор (1992)[2], Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999). Халыкара психология фәннәре академиясе (рус. МАПН) академигы (1995) [3]. 1994 елдан Россия психологлары җәмгыятенең вице-президенты.

Тәрҗемәи хәле

1946 елның 1 апрелендә Зәй районы Югары Шепкә авылында туган [4]. Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1969).

1982 елдан Казан авиация институтында (2009 елдан А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) эшли: 1986 елдан — инженер психологиясе һәм педагогика кафедрасы мөдире, 2003 елдан – психология һәм эшлекле идарә итү факультеты деканы, х. в. — инженер психологиясе һәм персонал белән идарә итү кафедрасы мөдире, профессор[5].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе

Төп фәнни юнәлеше — инженерларның һөнәри әзерлеге һәм эшчәнлеге психологиясе. Әлеге темага күпсанлы хезмәтләр, шул исәптән 10 монография авторы. Аның җитәкчелегендә 1 фән докторы, 50дән артык фән кандидаты әзерләнгән.

1990 елда Тарас Шеченко исемендәге Киев дәүләт университетында «Инженерлар әзерләүнең психологик резервлары» темасына докторлык диссертациясе яклаган[6].

1992 елдан «Психология» укыту-методик берләшмәсе, 1994 елдан «Психологическое обозрение» журналы редколлегиясе әгъзасы, 1994 елдан Россия психологлары җәмгыятенең вице-президенты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

  • Дегтяров Г. Л., Гортышов Ю. Ф. Казанский государственный технический университет им. А. Н. Туполева – КАИ. К., 2007. С. 159. [рус.]
  • Габдреев Рустэм Вагизович. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина). Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 76нчы бит. ISBN 978-5-98356-118-2

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 61нче бит.
  2. ↑ Доктора гуманитарных наук. Габдреев Рустэм Вагизович. Сайт АН РТ
  3. ↑ Действительные члены МАПН
  4. ↑ Знаменитые люди района. 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. Зәй районы рәсми порталы
  5. ↑ Заведующий кафедрой: Габдреев Рустэм Вагизович. 2021 елның 19 август көнендә архивланган. dev.kai.ru
  6. ↑ Габдреев Рустэм Вагизович. Психологические резервы инженерной подготовки. dissercat.com
  7. ↑ Признание заслуг. 2021 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 11.07.2017