Араик Маргарян
Тормыш юлы
Араик Маргарян 1951 елның 8 маенда Раздан шәһәрендә туа.
Футбол белән шөгыльләнгән, Ереван «Арарат» клубының дубле өчен уйнаган, әмма кабыргалары сыну сәбәпле карьерасын тәмамларга мәҗбүр булган[1].
1974 елда «тренер-укытучы» белгечлеге буенча Ереван дәүләт физкультура институтын тәмамлаган[2].
1977 елда ССРБ беренчелегендә чирәмдәге хоккейда «Раздан» өчен уйнаган. 1978—1997 елларда «Раздан»ның тренеры була. 1983—2000 елларда Әрмән ССР һәм Әрмәнстан җыелма командаларының баш һәм яшьләр җыелма командаларының тренеры була. Әрмән ССР җыелма командасының уйнаучы тренеры буларак 1983 елда ССРБ халыкларының җәйге Спартакиадасында катнаша.
2000 елда Казанга күчеп килә. 2001 елда «Динамо-Казан»ның баш тренеры итеп билгеләнә. Аның җитәкчелегендә Россия чемпионатында команда 18 алтын (2003—2008, 2010—2020), 2 көмеш (2002, 2009) һәм Россия чемпионатының бакыр (2001) медальләрен ота, ике тапкыр Россия Кубогына ия була (2001, 2005). 2002 елда Маргарян спортчылары Кубок ияләре кубогының «С» дивизионын, 2007 елда Чемпионнар кубогының «B» дивизионын ота[3].
2013 елда Казанда узган Җәйге Универсиаданың хоккей турнирында җиңү яулаган Россия студентлар җыелма командасын җитәкләгән.
2020 елның 20 маенда чирәмдәге хоккей буенча Россия ир-атлар җыелма командасының баш тренеры итеп билгеләнә[4].
2022 елда Россиядә бер тренер җитәкчелегендә бер команда тарафыннан чирәмдәге хоккей буенча яуланган иң күп чемпионлык титуллары өчен Россия рекордлар китабына кертелә[5].
2023 елда Араик Маргарян җитәкчелегендәге «Динамо-Ак Барс» командасы бер уенда да оттырмыйча, Россия-2023 чемпионы була[6].
Гаилә
Улы — Артур Маргарян (1977 елда туган) шулай ук «Динамо-Казан» составында чирәмдәге хоккей уйный (2001—2019), хәзер өлкән тренер вазыйфасын били[7]. Тагын бер улы бар[1].
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
- Россиянең һәм Татарстанның атказанган тренеры (2006);
- Армениянең атказанган тренеры;
- Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре (2003);
- Россия Президентының Мактау грамотасы (2003);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2006);
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2024)[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Судьба Араика Маргаряна привела в Казань и семь раз наградила чемпионством. Наш дом — Татарстан (2010).
- ↑ Главная / Тренерский штаб / Главный тренер. hcdinamo-kazan.ru.
- ↑ Главная / История клуба «Динамо-Казань». hcdinamo-kazan.ru.
- ↑ Главная / Новости / Араик Маргарян – главный тренер сборной России по хоккею на траве. hcdinamo-kazan.ru.
- ↑ Наибольшее количество чемпионств по хоккею на траве одной командой под руководством одного тренера в России. Книга рекордов России (2 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.
- ↑ Алмаз Хаиров. Интервью с тренером из книги рекордов России. Он превзошёл Карполя, Тихонова и Алекно. БИЗНЕС Online (19 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.
- ↑ Главная / Тренерский штаб / Старший тренер. hcdinamo-kazan.ru.
- ↑ Главный тренер КХТ «Динамо-Ак Барс» Араик Маргарян удостоен государственной награды. Министерство спорта Республики Татарстан (29 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2026.