Артур Маргарян
Артур Араикович Маргарян (1977 елның 15 мае, Раздан, Әрмән ССР, ССРБ) — чирәмдәге хоккей буенча Россия хоккейчысы, һөҗүмче, тренер. Россиянең спорт мастеры[1].
Тәрҗемәи хәле
Артур Маргарян 1977 елның 15 маенда Раздан шәһәрендә туа.
2001 елдан «Динамо-Казан» клубы өчен һөҗүмче позициясендә чирәмдә хоккей уйный. Аның составында Россия чемпионатында 19 алтын (2003—2008, 2010—2021), 2 көмеш (2002, 2009) һәм бакыр (2001) медаль яулый. Россия Суперкубогы иясе (2021). Ике тапкыр Россия Кубогын яулый (2001, 2005). 2002 елда — Кубок ияләре кубогының «С» дивизионында, 2007 елда Чемпионнар Кубогының «B» дивизионында җиңүче була[2].
Параллель рәвештә «Динамо-Казан»ның өлкән тренеры булып эшли. 2013 елда Казанда узган Җәйге Универсиадада хоккей турнирында алтын медаль яулаган Россия студентлар җыелма командасының өлкән тренеры була[3].
Гаилә
Әтисе Араик Маргарян (1951 елда туган) — чирәмдәге хоккей буенча совет, әрмән һәм Россия тренеры, 2001 елдан «Динамо-Казан» клубын җитәкли[4]. Абыйсы бар[5].
Искәрмәләр
- ↑ Чествование Президентом Республики Татарстан Р. Н. Миннихановым клуба хоккея на траве «Динамо-Казань». tatarstan.ru (2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2022. Архивировано 3 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Главная / Тренерский штаб / Старший тренер. hcdinamo-kazan.ru.
- ↑ Марат Гафаров: «На Универсиаде мне будет помогать играть в хоккей моя жена» (рус.). prokazan.ru.
- ↑ Главная / Тренерский штаб / Главный тренер. hcdinamo-kazan.ru.
- ↑ Судьба Араика Маргаряна привела в Казань и семь раз наградила чемпионством. Наш дом — Татарстан.