Фәргать Мөхәммәтов

Фәргать Вагыйзь улы Мөхәммәтов (рус. Фаргат Вагизович Мухаметов, Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — Россия муниципаль эшлеклесе, Спас муниципаль районы башлыгы (2019—2025)[1]. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[2].

Тәрҗемәи хәле

Фәргать Мөхәммәтов 1967 елның 11 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы Иске Рәҗәп авылында туа. 1991 елда Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Татагропроммодульстрой» ППСО УПТК башлыгы урынбасары булып эшли. 1993 елда Спас районындагы А. Алиш исемендәге совхозның баш агрономы була. 1993 елның сентябрь ахырыннан «Екатериновский» совхозында эшли: икътисадчысы, баш бухгалтер урынбасары, совхоз директоры (1995—1998). 1998 елдан Болгар шәһәрендә «Болгарагропромснаб» ДУП директоры. 2005 елдан «Спас Агроснаб» ҖЧҖ директоры, 2010 елдан «Мухаметов Ф. В.» КФХ башлыгы. 2013 елда «Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы» директоры булып эшли башлый.

2019 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[3].

Бүләкләр

Искәрмәләр

  1. Александра Давыдова. «Болгар — прекрасное место»: кто будет руководить Спасским районом и куда ушел экс-глава (рус.). Татар Информ (25 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.
  2. Мухаметов Фаргат Вагизович / Партия «Единая Россия»
  3. Главой Спасского района РТ избран Фаргат Мухаметов. Татцентр (18 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 25-10-07.
  4. О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (23 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.

Сылтамалар