Иван Белов (1953)
Тәрҗемәи хәле
1953 елның 6 августында Теләче районының Ключище авылында туа[2]. Алатырь тимер юл техникумын, Мәскәүдә Бөтенсоюз тимер юл транспорты инженерлары институтын (1981, читтән торып) тәмамлый[3]. Армиядә хезмәт иткән.
Хезмәт юлы
1972 елдан Амур өлкәсендә локомотив депосы бригадиры булып эшли.
1975—1978 елларда — МПС мастеры, 1978—1980 елларда — МПС кабул итүче.
1980—1982 елларда — Горький тимер юлының Әгерҗе станциясе локомотив депосының электромашина цехы өлкән мастеры.
1982—1987 елларда — КПССның Әгерҗе райкомы инструкторы, сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире.
1987 елдан — Әгерҗе станциясенең локомотив депосы техник бүлек башлыгы, 1987—1993 елларда — баш инженер, 1993—1994 елларда — депо башлыгы[4].
1994 елдан — Әгерҗе районы администрациясе башлыгы. Ул эшләгән чорда муниципалитетта күп кенә социаль-мәдәни объектлар төзелә, авыл торак пунктлары инфраструктурасы үсеш кичерә, агросәнәгать комплексының өстәмә куәтләре булдырыла.
1998 елның мартыннан 12 ел (1998 елдан 2010 елга кадәр) Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе белән җитәкчелек итә.
2009 елда бүлек каршында Татарстан Республикасында, Чуашстан, Марий Ил, Удмуртия, Киров өлкәсендә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыра торган «Содружество» ширкәте төзелә. Әлеге ширкәтнең генераль директоры булып 2010-2015 елларда эшли[5].
2000-2004 елларда - икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.
2021 елның 28 августында вафат булган[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале;
- Мактаулы тимерьюлчы[7];
- Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре;
- Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре;
- Чуаш Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре;
- Марий Ил Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре.
Шәхси тормышы
Өйләнгән, ике улы һәм бер кызы бар[8].
Искәрмәләр
- ↑ ТР җитәкчелеге Әгерҗенең элеккеге башлыгы вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татар-информ, 30.08.2021
- ↑ Экс-глава Агрызского района Татарстана Иван Белов скончался в возрасте 68 лет (рус.). tnv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Коллектив Миндортранса РТ скорбит по поводу безвременной кончины заслуженного работника транспорта Республики Татарстан Ивана Алексеевича Белова (рус.). Министерство транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Руководство РТ соболезнует в связи со смертью экс-главы Агрызского района Ивана Белова. 14 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Горький тимер юлының Казан бүлегенең элеккеге башлыгы Иван Белов вафат булды. kazved.ru, 28.09.2021 [рус.]
- ↑ Коллектив компании «Содружество» выразил соболезнование родным и близким заслуженного работника транспорта РТ и РФ Ивана Белова [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Скончался экс-глава Агрызского района Иван Алексеевич Белов (рус.). Агрызский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
- ↑ Железнодорожный роман компании «Содружество» — Новости Набережных Челнов, Казани и Татарстана. [неопр.]. chelny-week.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
Сылтамалар
- ТР җитәкчелеге Әгерҗенең элеккеге башлыгы вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татар-информ, 30.08.2021
- Скончался экс-глава Агрызского района Иван Алексеевич Белов. 2021 елның 31 август көнендә архивланган. Әгерҗе районы рәсми порталы, 28.08.2021