Камил Гилманов
Камил Камал улы Гилманов (1956 елның 1 апреле, Индустриальный, Аксубай районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Аксубай муниципаль районы башлыгы (2008 елдан). Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1].
Тәрҗемәи хәле
Камил Гилманов 1956 елның 1 апрелендә Татарстан АССРның Аксубай районы Индустриальный авылында туа[2].
Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Аксубай районы «Восход» совхозының беренче бүлекчәсендә агроном-мелиоратор булып башлый. 1981 елдан 22 номерлы Аксубай авыл хуҗалыгы профтехучилищесы уку хуҗалыгы идарәчесе булып эшли. 1982 — 2002 елларда Аксубай районы үсемлекләр саклау станциясе начальнигы. 1986 елда «Агрономия» белгечлеге буенча М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
2002 елдан «Аксубай сөт заводы» ААҖ генераль директоры. 2003—2005 елларда «Татарстан сөте» ААҖ филиалы Аксубай май җитештерү заводы директоры. 2005 елдан 2008 елга кадәр «ВАМИН Аксу агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры.
2008 елның 23 маенда Аксубай муниципаль районы башлыгы итеп билгеләнә.
Өйләнгән. Ике кызы бар.
Бүләкләр
- 2003 — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
- 2005 —«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2009 — Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале;
- 2016 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале.
Искәрмәләр
- ↑ Гилманов Камиль Камалович / Партия «Единая Россия»
- ↑ Глава Аксубаевского муниципального района, archived from the original on 2020-11-10, retrieved 2021-04-15
Сылтамалар
- Аксубай муниципаль районы сайтында 2020 елның 10 ноябрь көнендә архивланган.