Donk (киберспортчы)

Данил «donk» Крышковец (25 гыйнвар 2007, Томск) — Россиянең Team Spirit командасы өчен рифлер позициясендә уйнаучы Counter-Strike 2 киберспортчысы. Perfect World Shanghai Major 2024 чемпионы.

2024 елда «Спорт һәм киберспорт» категориясендә Россиянең Forbes «З0 га кадәр 30» еллык рейтингы җиңүчеләре арасына керә[1]. HLTV порталы версиясе буенча 2024 елның иң яхшы уенчысы[2].

Тормыш юлы

2007 елның 25 гыйнварында Томск шәһәрендә туган. Counter-Strike та 5 яшендә абыйсы белән уйный башлый. Ике елдан соң алар уенның яңа версиясенә күчәләр. Егет күп вакытын тренировкаларга багышлый.

Киберспорт карьерасы

14 яшендә Данил Европаның FPL-C ка уза, бу аның яше өчен бик яхшы казаныш санала. Егетнең яхшы нәтиҗәләрен Overdrive күреп ала, ул аның белән берничә уен уйнаганнан соң, Team Spirit академиясенә тәкъдим итә. Әмма оешма уенчы белән контракт төзергә ашыкмый: яшь чикләүләре сәбәпле, Данил эре турнирларда катнаша алмый. Егетнең яңа команда өчен уртача гына уйнавы да сизелә: җиде турнирда 22 карта өчен ул уртача рейтингның 0.97 җыйган. Четрекле моментларга карамастан, яклар килешә һәм Данил «аждаһалар» академиясе өчен чыгыш ясый башлый[3][4].

Team Spirit академиясе өчен чыгыш ясаган Данилның шәхси күрсәткечләре начар булмый. 2022 ел нәтиҗәләре буенча, узган ел HLTV порталы версиясе буенча 3 урынны алган sh1ro аның талантын билгеләп, киләчәктә уенчы елның иң яхшы егерме уенчысына эләгәчәк, дип белдерә[5]. FPL да шулай ук егетнең күрсәткечләрен югары бәяләп, «үзенең 15 яшенә Данил лига тарихында иң өстенлекле рифлерларның берсе булып тора», диләр[6]. Академик состав тотрыклы үсә һәм нәтиҗәдә берничә ай эчендә ышанычлы рәвештә дөньяның иң яхшы 50 командасы исемлегенә керә. Оешманың төп составы киресенчә бик үк яхшы чор кичерми: өч уенчы составтан китә һәм яңа уенчылар ихтыяҗы туа. Ул чагында академиядән трио алу турында карар кабул ителә, бу исемлектә Данил да була[4][7].

Команда уенга тиз кереп китә һәм CCT North Europe series #6 беренче турнирында ук алар беренче урынны алалар. Бу турнирда Данил шәхси күрсәткечләр буенча иң яхшысы, шулай ук турнирның барлык уенчылары арасында дүртенче урынны били. Инде CCT Online Finals #2 киләсе турнирында состав икенче урынны ала, ә donk шәхси күрсәткечләр буенча чемпионатның беренче уенчысы була. Dunav Party дагы үзенең беренче LAN-турнирында егетләр шулай ук беренче урынны яулыйлар, donkка шулай ук турнирның иң яхшы уенчысы исеме бирелә.

HLTV порталыннан үзенең беренче MVP исемен Данил BetBoom Dacha турнирында җиңүе өчен ала. Ул турнирны 1.31 рейтингы белән тәмамлый[8]. 17 се тулмаган Donk — тарихта икенче иң яшь MVP иясе[9].

2024 ел

2024 елның иң мөһим турнирларының берсе IEM Katowice га эләгеп, Данил оста уен күрсәтә. Ул турнирда бер генә команда да Team Spiritны җиңә алмый. HLTV порталы donk чыгышын уен тарихындагы зур турнирларда иң яхшы дебют дип таный. Шулай ук егет зур турнирда шәхси статистика буенча Босния уенчысы NiKoның рекордын кабатлый (1.70 рейтинг 2.0)[10]. Ул турнирда Данил MVP ала, шуның белән зур турнирларда бу бүләкне алган иң яшь уенчы була. Катовицеда уңышлы чыгыш ясаганнан соң, бөтен профессиональ уен дөньясы Данилның югары дәрәҗә уен осталыгын билгели, әмма турнирда уенчыны оппонентларына кычкырган өчен тәнкыйтьли. Мәсәлән, Украина киберспортчысы һәм тренер b1ad3 donkның яхшы уенын бәяли, әмма шул ук вакытта яшь киберспортчыга үзен тотышына игътибарлы булырга чакыра[11].

Үзләренең беренче мажорларнда «драконнар» 3-0 исәбе белән (3 җиңү) плей-офф стадиясенә үтәләр, әмма турнирның финал өлешендә, күпләр Team Spiritны трофейга төп дәгъвачы дип санасалар да[12], алар беренче уенда ук HLTV рейтингында беренче урынны биләгән FaZe Clan командасына оттыралар. Соңгы матчта Данил команданың статистика буенча «плюс»ка чыккан бердәнбер уенчысы булды, ә турнирны ул 1.35 рейтингы белән тәмамлый һәм команданың иң яхшы уенчысы дип табыла[13][14].

2024 елның 15 декабрендә Team Spirit Perfect World Shanghai Major 2024-тә  [рус.] җиңүгә ирешә, финалда FaZe Clan-ны 2:1 исәбе белән җиңә[15]. Donk Крышковец турнир нәтиҗәләре буенча MVP исемен ала[16].

2025 ел

2025 елның 6 гыйнварында Данил «donk» Крышковец Илья «m0NESY» белән бергә Evelone Duo Cup онлайн-турнирында җиңү яулый, финалда Олег «baz» Кулинич белән Максим «kyousuke» Лукин дуэтын җиңә[17][18].

2025 елның 20 гыйнварында donk BLAST Bounty Spring 2025  [рус.] турнирында ябык квалификация нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы дип табыла. Аның рейтингы 1,88 тәшкил иткән, үтерү/үлем коэффициенты (K/D) — 1,95, ә раунд эчендә уртача зыян (ADR) - 116,9[19].

2025 елның 26 гыйнварында команда BLAST Bounty Spring 2025 та Төркиянең Eternal Fire командасын 3:1 исәбе белән җиңә[20]. Данил «donk» Крышковец, HLTV.org порталы фикеренчә, турнирның иң кыйммәтле уенчысы (MVP) дип таныла[21].

2025 елның 18 маенда Team Spirit составы PGL Astana 2025 турнирында җиңү яулый[22][23], ә donk турнирның иң кыйммәтле уенчысы (MVP) дип атала[24].

2025 елның 3 августында коллектив IEM Cologne 2025 турнирында финалда MOUZ коллективын 3:0 исәбе белән җиңеп, 1 нче урынны яулый. Team Spirit командасы үз җиңүе өчен 400 мең доллар эшли[25]. Турнирның (MVP) иң яхшы уенчысы булып donk табыла[26].

2025 елның 17 августында Team Spirit BLAST Bounty Fall 2025 турнирының җиңүчесе була, финалда The MongolZ ны 3:0 исәбе белән җиңә[27]. Данил «donk» Крышковец турнирның иң яхшы уенчысы дип атала[28].

Командалары тарихы

Период Команда[29] Матчлар В/Н/П, %
28.12.2021 — 05.07.2023 Team Spirit Academy 11 64/0/36
05.07.2023 — 29.09.2023 Team Spirit 20 70/0/30
29.09.2023 — н.в. Team Spirit 139 78/0/22

Казанышлары һәм бүләкләре

Клуб составында

Counter-Strike 2  [рус.] буенча эре киберспорт турнирларында команда казанышлары:

Ел Урын Турнир Команда Уздыру урыны Приз суммасы (USD) Бүләк Чыганак
2023 2 CCT Online Finals #2 Россия байрагы Team Spirit Флаг ЕС Онлайн 40 000 [30]
1 BetBoom Dacha 2023 Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы Дубай 180 000 MVP[31] [32]
2024 1 IEM Katowice 2024 Польша байрагы Катовице 400 000 MVP[33] [34]
5 нче/8 нче PGL CS2 Major Copenhagen 2024 Дания байрагы Копенгаген 45 000 EVP [35]
2 BetBoom Dacha Belgrade 2024 Сербия байрагы Белград 100 000 MVP[36] [37]
3 IEM Dallas 2024 АКШ байрагы Даллас 20 000 [38]
1 BLAST Premier: Spring Final 2024 Бөек Британия байрагы Лондон 200 000 MVP[39] [40]
5 нче/8 нче Esports World Cup 2024 Согуд Гарәбстаны байрагы Эр-Рияд 40 000 [41]
1 BetBoom Dacha Belgrade Season 2 Сербия байрагы Белград 250 000 MVP[42] [43]
2 BLAST Premier World Final 2024 Сингапур байрагы Сентоса 250 000 EVP [44]
1 Perfect World Shanghai Major 2024 Кытай байрагы Шанхай 500 000 MVP [16]
2025 1 Evelone Duo Cup Team DM Флаг ЕС Онлайн 200 000 MVP [17]
1 BLAST Bounty Spring 2025 Россия байрагы Team Spirit Дания байрагы Копенгаген 500 000 MVP[21] [20]
2 IEM Katowice 2025 Польша байрагы Катовице 180 000 [45]
1 PGL Astana 2025 Казакъстан байрагы Астана 200 000 MVP[24] [22][23]
1 IEM Cologne 2025 Алмания байрагы Кёльн 400 000 [25]
1 BLAST Bounty Fall 2025 Мальта байрагы Мальта 287 812 MVP[28] [27]
  • MVP — Most Valuable Player (ингл. Иң кыйммәтле уенчы);
  • EVP — Exceptionally Valuable Player (ингл. Югары дәрәҗәдә кыйммәтле уенчы).

Шәхси җиңүләре

  • 2024 елда «Спорт һәм киберспорт» категориясендә Россиянең Forbes «З0 га кадәр 30» еллык рейтингы исемлегенә керә[46];
  • HLTV Awards 2024 нәтиҗәләре буенча Counter-Strike 2 дә 2024 елның иң яхшы уенчысы[2];
  • 2025 елның февралендә donk Forbes Sport басмасы версиясе буенча «Россиянең иң кыйммәт түләнә торган 10 киберспортчысы 2025» рейтингында 3 нче урынны били[47].

Искәрмәләр

  1. 30 до 30. «З0 до 30» Forbes. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  2. 1 2 Результаты и итоги премии HLTV Awards 2024. cybersport.metaratings.ru (12 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  3. One for the future: DONK (ингл.). HLTV (30 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  4. 1 2 Мику, Иван 17-летняя звезда Counter-Strike из России — кто такой donk и почему о нем все говорят (рус.). CQ.ru (12 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  5. Top 20 players of 2022: SH1RO (3). HLTV (14 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  6. 15-year-old from Team Spirit Academy named FPL's best player in 2....
  7. Spirit announce new roster with Academy Trio Including DONK (ингл.). HLTV (5 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  8. BetBoom Dacha 2023 | Stats (ингл.). HLTV. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2024.
  9. Donk named Betboom Dacha MVP (ингл.). HLTV (10 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  10. Donk equals big event record rating to earn iem katowice MVP (ингл.). HLTV (2024-2-11). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  11. B1AD3: "Donk has a great future, but i think he needs to fix his Behavior" (ингл.). HLTV (5 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  12. Валентин Васильев. PARI: Team Spirit обыграет FaZe и пройдет в полуфинал PGL Major Copenhagen 2024 по CS2. Ведомости (28 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2024.
  13. Faze outlast spirit in instant classic in Copenhagen (ингл.). HLTV (28 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2024.
  14. Мику, Иван Российская Team Spirit вылетела с мэйджора по CS 2 в Дании, отыграв семь матч-пойнтов (рус.). Чемпионат (28 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  15. Мику, Иван. Российская Team Spirit стала чемпионом мира по Counter-Strike 2 (2024-12-15). 15 декабрь 2024 тикшерелде.
  16. 1 2 Donk стал MVP мейджора по CS2 в Шанхае. www.cybersport.ru (15 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  17. 1 2 M0NESY и donk стали чемпионами Evelone Duo Cup. escorenews.com (7 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  18. Команда donk и m0NESY стала чемпионом Evelone Duo Cup (рус.). cybersport.metaratings.ru (7 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  19. Результаты квалификации BLAST Bounty Spring 2025: donk стал лучшим игроком (2025-01-20).
  20. 1 2 Котов, Алексей. Team Spirit — чемпион турнира BLAST Bounty Spring 2025 по Counter-Strike 2.
  21. 1 2 Donk выиграл седьмое звание MVP от HLTV.org на BLAST Bounty Spring 2025 (2025-01-26).
  22. 1 2 Team Spirit заняла первое место на PGL Astana 2025 | Counter strike 2 (2025-05-18). 18 май 2025 тикшерелде.
  23. 1 2 Мику, Иван. Российская Team Spirit — чемпион PGL Astana 2025 по CS 2 (2025-05-18).
  24. 1 2 Donk признан самым ценным игроком PGL Astana 2025 (2025-05-18).
  25. 1 2 Team Spirit обыграла MOUZ и стала чемпионом IEM Cologne 2025 (2025-08-03).
  26. Donk стал лучшим игроком по рейтингу на IEM Cologne 2025 — на втором месте kyousuke (2025-08-04).
  27. 1 2 Российская Team Spirit стала чемпионом BLAST Bounty 2025 по Counter-Strike 2. championat.com (17 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  28. 1 2 Donk стал самым ценным игроком BLAST Bounty Fall 2025. cybersport.ru (17 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  29. donk из Team Spirit CS2 – профиль игрока, биография, матчи, награды [неопр.]. Cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  30. CCT 2023 Online Finals 2 Overview. HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 14 сентябрь 2024 года.
  31. 16-летний Donk стал самым ценным игроком на BetBoom Dacha по версии HLTV.org (рус.). Cybersport.ru (10 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 17 февраль 2024 года.
  32. BetBoom Dacha 2023 overview. HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 5 август 2024 года.
  33. Donk стал самым ценным игроком IEM Katowice 2024 (рус.). Cybersport.ru (11 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 17 февраль 2024 года.
  34. Иван Мику. Российская Team Spirit стала чемпионом IEM Katowice 2024 по CS 2, разгромив FaZe — 3:0. Чемпионат (11 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 21 июнь 2024 года.
  35. PGL CS2 Major Copenhagen 2024 overview. HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 10 август 2024 года.
  36. donk named MVP of BetBoom Dacha Belgrade. HLTV (19 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 23 май 2024 года.
  37. BetBoom Dacha Belgrade 2024 overview. HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 2 июнь 2024 года.
  38. IEM Dallas 2024 overview. HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 18 июнь 2024 года.
  39. Мику, Иван 17-летний Данил donk Крышковец признан лучшим игроком BLAST Premier по CS 2 (рус.). Чемпионат (16 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июнь 2024. Архивировано 16 июнь 2024 года.
  40. Иван Мику. Российская Team Spirit стала чемпионом топ-турнира BLAST Premier по CS 2 в Лондоне. Чемпионат (16 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 18 июнь 2024 года.
  41. Esports World Cup 2024 overview. HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 30 август 2024 года.
  42. donk wins his fourth MVP of 2024 at BB Dacha Belgrade S2 (1 сентябрь 2024).
  43. BetBoom Dacha Belgrade Season 2 overview. HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 27 август 2024 года.
  44. BLAST Premier World Final 2024 overview. HLTV.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 9 ноябрь 2024 года.
  45. Котов, Алексей. Team Vitality заняла первое место на чемпионате IEM Katowice 2025 по Counter-Strike 2 (2025-02-09).
  46. Котов, Алексей Донк из состава Team Spirit по Counter-Strike 2 вошёл в список «30 до 30» от Forbes (рус.). Чемпионат. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
  47. 10 самых высокооплачиваемых киберспортсменов России — 2025 [неопр.]. Forbes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.