Team Spirit (киберспорт клубы)
Оешма турында
2021 елның 12 гыйнварында Team Spirit-ка 5 ел тула. Шул вакытта оешманың ребрендингы игълан ителә. Логотибы үзгәртелә, Nike компаниясе иганәче була.
2021 елда Team Spirit Dota 2 The International 10 буенча иң эре халыкара турнирның җиңүчесе була, хәзерге вакытта киберспортта булган рекордлы отыш — 18 миллион доллар хуҗасы була. 2022 елда Team Spirit Counter-Strike: Global Offensive PGL Antwerp Major 2022 буенча иң зур халыкара турнирның ярымфиналисты була.
2022 елның августында Team Spirit Dota 2 буенча, финалда 3:1 исәбе белән PSG.LGD командасын җиңеп, Арлингтон мейджорын ота.
Dota 2
The International 10
Team Spirit The International 10 төркем этабын ике җиңелүдән башлый, әмма бу аларга финал зачетында 4 урынга менәргә һәм турнирның төп стадиясенең өске челтәрендә катнашуны тәэмин итәргә комачауламый[2][3]. Team spirit югары челтәрдәге беренче уенны Invictus Gaming-ка 2:1 исәбе белән оттыра[4]. Аскы челтәргә төшеп, Team Spirit җиңүләр сериясен башлый: Fnatic-ны җиңеп, команда The International-ның гамәлдәге чемпионы OG-ны җиңә; шулай ук Россия Virtus.pro коллективы өстеннән җиңү яулый; шулай ук, «виннерлар»ның беренче стадиясендә җиңелүе өчен, IG-дан реванш ала. Аскы челтәрдә финалга чыгып, команда Team Secret-ны 2:1 исәбе белән җиңә. Турнирның гранд-финалында турнир дәвамында бары тик бер карта гына оттырган турнир фавориты PSG.LGD белән көч сынаша[5]. Team Spirit беренче ике картаны ота, аннары Кытай коллективы исәпне тигезли. Team Spirit дүртенче карта өчен бары тик ике үтерү генә эшли ала[6]. The International тарихында өченче тапкыр гранд-финалда бишенче – хәлиткеч карта уза, аны Team Spirit ота һәм The International 10 чемпионы дип таныла[7].
Турнир нәтиҗәләре буенча Team Spirit 18 208 300 $ ота — бу ул вакыттагы киберспорт тарихында иң зур җиңү була[5]. Уенчылар шунда ук БДБ-төбәктәге иң бай киберспортчылар булалар[8]. Team Spirit Dota 2 буенча дөнья чемпионатында җиңгән беренче Россия командасы була. Шулай ук бу — The International-да БДБ илләре арасында икенче җиңүләре була. Беренче шундый җиңүне Natus Vincere 10 ел элек беренче The International 2011 дә яулый[9]. Team Spirit-ны җиңү белән Россия Президенты Владимир Путин, вице-премьер Дмитрий Чернышенко, шулай ук төрле киберспорт оешмалары котлый[10][11]. Котлауларга Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер да кушыла, ул Златоустта туган Ярослав «Miposhka» Найденовны аерым билгеләп үтә[12]. 2021 елның 21 октябрендә команда уенчылары һәм менеджерлары Беренче каналның «Вечерний Ургант» күңел ачу шоуында катнашалар[13].
The International 10-да җиңү Россиянең Канобу һәм Игромания сайтлары тарафыннан оештырылган LUDI Awards еллык премиясендә «Ел вакыйгасы» дип таныла[14][15].
2022
2022 елның августында PGL Arlington Major 2022 турниры финалына үтә, анда яңадан PSG.LGD белән очраша. Очрашу Team Spirit файдасына 3:1 исәбе белән тәмамлана.
2023
2023 елның 30 июле Dota 2 буенча Riyadh Masters турнирының гранд-финалында Team Spirit командасы Team Liquid командасын җиңә (исәп 3:1) һәм 5 млн $ күләмендә акчалата приз ала[16][17].
2023 елның 24 сентябрендә DreamLeague Season 21 финалында Shopify Rebellion коллективын (3:0 исәбе белән) җиңә һәм 300 000 $ ота.
2023 елның 30 октябрендә Team Spirit The International 12 турниры финалында Gaimin Gladiators коллективы белән очраша. Tean Spirit 3:0 исәбе белән җиңү яулый. Җиңү өчен команда 1,4 миллион доллар ала[18][19].
2024
2024 елның маенда команда The International 2024-кә турыдан-туры чакыру ала[20].
10 июльдә Team Spirit Riyadh Masters 2024-нең төркем этабында Team Falcons-ны җиңә[21].
2024 елның 10 ноябрендә Team Spirit DreamLeague Season 24-тә 3 нче урынны ала, түбән сетка финалында Team Falcons-ка 0:2 исәбе белән җиңелә[22][23].
2024 елның 15 декабрендә Team Spirit командасы Dota 2 буенча ESL One Bangkok 2024 турнирында 4 нче урынны яулый, түбән сетканың ярымфиналында Team Liquid командасына 1:2 исәбе белән җиңелә[24].
2025
2025 елның 2 февралендә команда FISSURE PLAYGROUND Belgrade 2025 турнирының түбәнге челтәренең ярымфиналына чыга, анда PARIVISION командасына 0:2 исәбе белән җиңелә һәм 4 нче урынны яулый[25].
2025 елның 7 февралендә команда Польшада узган Counter-Strike 2 буенча турнирда икенче урын ала, финалда Vitality-дан французларга оттыра. Матч 3:0 исәбе белән тәмамлана (13:6, 13:5, 13:11)[26].
2025 елның 4 мартында Dota 2 DreamLeague Season 25 буенча эре халыкара турнирда ота. Ярышларның приз фонды 1 млн долларны тәшкил итә. Гранд-финалда Team Spirit Британиянең Tundra Esports командасын 3:2 исәбе белән җиңә. Командада россиялеләр Денис Сигитов (Larl), Магомед Халилов (Collapse), Ярослав Найденов (Miposhka), Александр Филин (rue) һәм украиналы Илья Мулярчук (Yatoro) уйный[27].
Хәзерге составы
2016 елның 15 декабрендә Dota 2 буенча Team Spirit-ның яңа составы тәкъдим ителә, аңа кадәр ул Yellow Submarine тегы белән уйнаган була[28].
The International 2022-дә команда, 13-16 урыннарны алып, уңышсыз чыгыш ясый, 2022 елның 6 декабрендә командадан Александр TORONTOTOKYO Хертек чыга[29].
Элеккеге уенчылар
Counter-Strike
Global Offensive
2016 елның 9 июнендә оешма моңа кадәр берничә тапкыр мажорга квалификацияләрендә чыгыш ясаган Team Phenomenon уенчылары белән контрактлар имзаладыый.
2019 елның 3 мартында Team Spirit составында үзгәрешләр була, һәм командага Артем «iDISBALANCE» Егоров һәм Леонид «chopper» Вишняков кушыла[32].
2019 елның 9 сентябрендә составтан Павел «COLDYY1» Векленко һәм Дмитрий «SotF1k» Форостянконы чыгаралар. Аларны алмашка Gambit Esports-тан Николай «mir» Битюков һәм ESPADA командасыннан 17 яшьлек Борис «magixx» Воробьев килә[33].
2021 елның ноябрендә яңадан үзгәртеп кору була.
2022 елның 11 июнендә составтан Абдул «degster» Гасановның китүе билгеле була. Уенчы моны, оешманың уенчылардан елның 9 аен Сербиядә булуын таләп итүе һәм үзенең шәхси сәбәпләре аркасында бу шартның үтәлешен гарантияли алмавы белән аңлата. Оешма алмашка уенчылар шорт-бите барлыгын белдерә[34]. 21 июньдә оешма Игорь «w0nderful» Ждановны снайпер роленә алулары турында игълан итә[35].
2023 елның уртасында командадан Павел s1ren Оглоблин, Игорь w0nderful Жданов һәм Роберт Patsi Исянов чыгалар[36].
Counter-Strike 2
2024
2024 елның 11 февралендә, финалда FaZe Clan Европа командасын карталар буенча 3:0 исәбе белән җиңеп, Team Spirit Counter-Strike 2 буенча IEM Katowice 2024 турнирында җиңү яулый[37].
16 июньдә команда, Украинаның Natus Vincere (Navi) командасын җиңеп, BLAST Premier Spring Final 2024 җиңә. Турнирда җиңгән өчен Team Spirit 200 мең $ ала[38].
2024 елның 1 июнендә, Team Vitality коллективына 0:2 исәбе белән оттырып, команда IEM Dallas 2024-тә 3-4 урыннарны яулый[39].
2024 елның сентябрендә Team Spirit BLAST Premier: Fall Final 2024 бәйгесендә катнаша. Команда Европалы G2 Esports белән плей-оффның беренче раундында очрашта, 0:2 исәбе белән оттыра һәм турнирдан чыга[40].
2024 елның 15 декабрендә Teen Spirit Шанхайда, Американың FaZe Clan командасын отып, Counter Strike буенча дөнья чемпионы була һәм 500 мең доллар приз ала. Турнирның иң яхшы уенчысы булып Томсктан 17 яшьлек Даниил donk Крышковец таныла[31].
2025
2025 елның 11 гынварында CS 2 буенча Team Spirit составы Белградта (Сербия) узган HLTV Awards 2024 премиясе версиясе буенча «Ел командасы» категориясендә 3 нче урынны ала[41][42].
2025 елның 18 гынварында Team Spirit, ябык квалификацияләрнең икенче раундында FlyQuest ны 2:0 исәбе белән җиңеп, BLAST Bounty Spring 2025 турнирының төп этабына үтә[43].
26 гыйнварда команда, Төркиянең Eternal Fire командасын 3:1 исәбе белән җиңеп, турнирда җиңү яулый. HLTV.org порталы фикере буенча Данил «donk» Крышковец иң кыйммәтле уенчы дип таныла[44].
Хәзерге составы
- 2024 елның 3 ноябренә торышы буенча
| Ник | Тулы исеме | Роле | Кушылган | |
|---|---|---|---|---|
| Төп состав | ||||
| chopper (капитан) | Леонид Вишняков | Капитан | 3 март 2019 | |
| zont1x | Мирослав Плахотя | Укчы | 5 июль 2023 | |
| sh1ro | Дмитрий Соколов | Снайпер | 17 декабрь 2023 | |
| magixx | Борис Воробьёв | Укчы | 27 сентябрь 2019 | |
| donk | Данил Крышковец | Укчы | 5 июль 2023 | |
| Тренер | ||||
| hally | Сергей Шаваев | 6 февраль 2022 | ||
Элеккеге уенчылар
League of Legends
2022 ел ахырында Team Spirit League of Legends буенча үзенең беренче составын имзалый, анда яшь уенчылар да, тәҗрибәле уенчылар да керә[45].
Хәзерге составы
Hearthstone
PlayerUnknown’s Battlegrounds
2017 елның 23 декабрендә оешма PlayerUnknown’s Battlegrounds дисциплинасында бүлекчә ача[46].
2019 елның 31 гынварында рәсми сайтта Team Spirit составында үзгәрешләр булуы турында хәбәр чыга: Максим «Wycc» Козлов тренер ролен ала, ә Дмитрий "BeastQT" Локоть — оешмадан чыгарыла[47].
2019 елның 1 ноябрендә составны тарату һәм әлеге дисциплина буенча бүлекчәне ябу турында карар кабул ителә[48].
Mobile Legends: Bang Bang (MLBB)
Team Spirit, MLBB буенча яңа бүлекчә ачып, Deus Vult командасының элеккеге уенчыларының бер өлешен үзенә яздыра[49].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Российская киберспортивная организация Team Spirit покинула страну — Чемпионат
- ↑ Team Secret vs Team Spirit, 7 октябрь 2021, матч The International 10 (2021) по Dota 2 | Групповой этап | Группа B (рус.). www.cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2021. Архивировано 18 октябрь 2021 года.
- ↑ PSG.LGD vs Team Spirit, 7 октябрь 2021, матч The International 10 (2021) по Dota 2 | Групповой этап | Группа B (рус.). www.cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2021. Архивировано 18 октябрь 2021 года.
- ↑ Invictus Gaming vs Team Spirit, 12 октябрь 2021, матч The International 10 (2021) по Dota 2 | Плей-офф | Четвертьфинал (рус.). www.cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2021. Архивировано 18 октябрь 2021 года.
- ↑ 1 2 Team Spirit стала чемпионом The International 10 (рус.). www.cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2021. Архивировано 17 октябрь 2021 года.
- ↑ Spirit сделала 2 убийства на четвертой карте гранд-финала TI10 против PSG.LGD. Cyber.Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2021. Архивировано 17 октябрь 2021 года.
- ↑ Team Spirit выиграла The International 10 и заработала 18,2 миллиона долларов (рус.). sport-express.ru (17 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 октябрь 2021. Архивировано 17 октябрь 2021 года.
- ↑ Самые богатые киберспортсмены мира — как изменился топ после победы Spirit на TI10 (рус.). www.cybersport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2021. Архивировано 21 октябрь 2021 года.
- ↑ Team Spirit стала 9-м победителем в истории The International. Cyber.Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2021. Архивировано 18 октябрь 2021 года.
- ↑ Владимир Путин поздравил Team Spirit с победой на The International 10. Cyber.Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2021. Архивировано 18 октябрь 2021 года.
- ↑ Вице-премьер РФ Чернышенко: «Наши поздравления команде Team Spirit – новому мировому лидеру в киберспорте». Cyber.Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2021. Архивировано 18 октябрь 2021 года.
- ↑ Губернатор Челябинской области: «Отдельно хочется поздравить Мипошку – Ярослав родом из Златоуста и является капитаном команды». Cyber.Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2021. Архивировано 18 октябрь 2021 года.
- ↑ Денис Абрамов. Игроки Team Spirit пришли на «Вечерний Ургант» (рус.). www.championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2021. Архивировано 22 октябрь 2021 года.
- ↑ Объявляем победителей LUDI Awards — лучшие команды и игры из Восточной Европы (рус.). Игромания (6 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2022. Архивировано 7 апрель 2022 года.
- ↑ Итоги LUDI Awards: лучшие игры и команды Восточной Европы по версии читателей «Канобу» и «Игромании» (рус.). Канобу (5 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2022. Архивировано 5 апрель 2022 года.
- ↑ ТАСС. Российская киберспортивная команда Team Spirit выиграла $5 млн на турнире по Dota 2 (2023-07-30).
- ↑ Dota 2 Team Spirit vs Team Liquid. Cybersport.ru.
- ↑ Казанец снова стал чемпионом мира по Dota 2 Российские киберспортсмены с казанским тренером получили $1,4 млн. Inkazan.ru (Инказан.ру) (30 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2023.
- ↑ Результаты The International 2023 по Dota 2 — кто сколько заработал по итогам TI12. championat.com (30 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2023.
- ↑ Две российские команды получили прямые приглашения на The International (рус.). rsport.ria.ru. РИА Новости Спорт (28 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2024.
- ↑ Team Spirit обыграла Team Falcons на Riyadh Masters 2024. cybersport.ru (10 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2024.
- ↑ Team Falcons стала чемпионом DreamLeague Season 24 (2024-11-10). 10 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Team Falcons выиграла ещё один турнир. Итоги DreamLeague Season 24 (рус.). cybersport.metaratings.ru (10 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2024.
- ↑ PARIVISION выиграла ESL One Bangkok 2024: итоги последнего турнира в 2024 году по Dota 2 (рус.). cybersport.metaratings.ru (15 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2024.
- ↑ Tundra Esports стала чемпионом FISSURE PLAYGROUND Belgrade 2025 (2025-02-02). 3 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Российская Team Spirit проиграла в финале турнира по CS2 в Польше (2025-02-09). 9 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Российская Team Spirit выиграла крупный турнир по Dota 2 с призовым фондом в $ 1 миллион. www.m.business-gazeta.ru (4 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2025.
- ↑ Новый состав Team Spirit по Dota 2 (рус.). dota2.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2021. Архивировано 17 октябрь 2021 года.
- ↑ 2 TORONTOTOKYO официально покинул состав Team Spirit 2 (рус.). dota2.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2021. Архивировано 17 октябрь 2021 года.
- ↑ Valve переименовала Spirit Breaker в Team Spirit Breaker. Cyber Sport (31 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 BFM.ru. Российская киберкоманда Team Spirit выиграла чемпионат мира по Counter Strike (2024-12-15). 15 декабрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Встречайте новых игроков Team Spirit по CS:GO « Team Spirit. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2019. Архивировано 19 октябрь 2021 года.
- ↑ ᐈ WePlay – Esports news • All about esports and competitive gaming. weplay.tv. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2021. Архивировано 17 октябрь 2021 года.
- ↑ Дегстер ушел из Spirit. Организация хотела, чтобы игрок жил в Сербии как минимум 9 месяцев в году. Cyber.Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2022.
- ↑ W0nderful стал игроком Spirit. Cyber.Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2022.
- ↑ Мику, Иван. Состав Team Spirit по CS:GO покинули три игрока — один уже перешёл в Liquid (2023-06-22). 25 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Team Spirit выиграла Intel Extreme Masters (2024-02-12). 12 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Team Spirit выиграла BLAST Premier Spring Final 2024. Escorenews.com (16 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2024.
- ↑ Team Vitality выбила Team Spirit из IEM Dallas 2024 и вышла в финал (2024-06-01). 31 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Котов, Алексей. Team Spirit вылетела с топ-турнира BLAST Premier: Fall Final 2024 по CS2 (2024-09-28). 29 сентябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ G2, NAVI и Team Spirit поборются за звание команды года на премии HLTV.org (2025-01-02). 11 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ HLTV Awards 2024 (ингл.). hltv.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2025.
- ↑ Котов, Алексей. Российская Team Spirit отобралась в основную стадию турнира BLAST Bounty по CS2. 19 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Donk выиграл седьмое звание MVP от HLTV.org на BLAST Bounty Spring 2025 (2025-01-26). 26 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Team Spirit. TEAM SPIRIT ПРЕЗЕНТУЕТ СОСТАВ ПО LEAGUE OF LEGENDS (31 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2022. Архивировано 31 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Team Spirit подписала состав по PUBG (рус.). pubg.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2023.
- ↑ Изменения в составе Team Spirit. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2019. Архивировано из оригинала 2 февраль 2019 года.
- ↑ Драконы прощаются с PUBG « Team Spirit. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2019. Архивировано 17 октябрь 2021 года.
- ↑ Team Spirit подписала состав по Mobile Legends: Bang Bang. escorenews.com (7 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2024.
Сылтамалар
- teamspirit.ru — Team Spirit (киберспорт клубы)ның рәсми сайты
- Steam-дә берләшмәләре
- YouTube канал