«Инвожо» журналы
«Инвожо» (удмурт теленнән – көн белән төн тигезлеге) ― 1990 елдан Удмуртия башкаласы Ижевск шәһәрендә удмурт һәм рус телләрендә басыла торган яшьләр өчен иҗтимагый-сәяси, әдәби-сәнгать журналы.
Тарих
Журнал Удмурт Республикасы Язучылар берлеге һәм Удмурт Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы тарафыннан оештырыла[1].
2005 елда журнал редакциясендә Россиядә беренче тапкыр фин-угыр халыклары арасында ПЕН-үзәк – Удмурт ПЕН-клубы төзелә, аның әгъзалары булып республиканың танылган кешеләре: Владимир Владыкин, Татьяна Владыкина, Алексей Шепталин, Анатолий Ишмуратов, Юрий Перевозчиков, Петр Елкин, Василий Морозов, Сергей Орлов, Лев Вахитов, Василий Ушаков, күп кенә яшь галимнәр, рәссамнар, язучылар һәм журналистлар тора[2].
Баш мөхәррирләр
- 1990—1992 ― Владимир Яковлевич Самсонов (Никвлад Самсонов, 1946―2002);
- 1992—1999 ― Егор Егорович Загребин (1937―2015);
- 1999 елдан Пётр Михайлович Захаров (1961 елгы).
2018 елда «Инвожо» «Россиянең Иң яхшы биш этник басмасы – 2018» (рус. Пять лучших этнических изданий России-2018) конкурсының «Иң яхшы журнал» номинациясендә җиңү яулый, аның нәтиҗәләре Сочида Бөтенроссия «Вся Россия» матбугат фестивале алдыннан ясала[3].
Эчтәлек
Журналда, яшь авторлар прозасыннан һәм шигъриятеннән тыш, публицистик һәм тәнкыйди материаллар басыла, мәдәният, сәнгать, этнография мәсьәләләре яктыртыла, фин-угыр темасына зур урын бирелә[1].
«Инвожо» журналы редакциясенең үз нәшрияты бар, анда авторлар хисабына яшь язучыларның аз санда китаплары арзан бәягә басылып чыга. Бүгенге көндә удмурт шагыйрьләренең, язучыларының һәм композиторларының 100 дән артык китабы басыла[4].
Сылтамалар
- Официальный сайт
- Архив номеров на сайте Национальная библиотека Удмуртской Республики|Национальной библиотеки Удмуртской Республики
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Туганаев, 2008
- ↑ О журнале. Инвожо. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2020.
- ↑ Дмитрий Винокуров. Лучшим этническим журналом России назвали «Инвожо» из Удмуртии. ИА «Удмуртия» (7 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2020.
- ↑ «Инвожо» журнал ВКонтакте
Әдәбият
- «Инвожо» / А. Г. Шкляев // Удмуртская Республика : Энциклопедия / гл. ред. В. В. Туганаев. — 2-е изд., испр. и доп.. — Ижевск : Издательство «Удмуртия», 2008. — С. 366. — 768 с. — 2200 экз. — ISBN 978-5-7659-0486-2.
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |