Ёсихидэ Суга

Ёсихидэ Суга (яп. 菅 義偉, 1948 елның 6 декабре, Япония, Акита префектурасы, Огати өязе (хәзер Юдзава шәһәре эченә кергән), Акиномия) — Япония дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2020―2021 елларда ― Япония премьер-министры, 2020―2021 елларда Liberal Democratic Party of Japan logo.svg Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисе[1].

Япония министрлар кабинетының Генераль секретаре (2012—2020).

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 6 декабрендә Flag of Akita Prefecture.svg Акита префектурасы Огати өязе (хәзер Юдзава шәһәре эченә кергән) Акиномия авылында туган. Токиода Хосэй университетында  [рус.] бакалавр дәрәҗәсе алган. Унбер ел дәвамында парламент депутаты ярдәмчесе булып, 1984 елда Япониянең тышкы сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында эшләгән. Иокогама шәһәр советы әгъзасы булган.

1996 елда Япониянең либераль-демократик фиркасе исемлеге буенча беренче мәртәбә Go-shichi no kiri crest 2.svg ил парламентына  [рус.] сайланган.

20062007 елларда Япония премьер-министры Синдзо Абэның  [рус.] беренче кабинетында эчке эшләр һәм коммуникацияләр министры вазифасын били.

20122020 елларда Япония министрлар кабинетының Генераль секретаре[2].

2020―2021 елларда ― Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисе, ил премьер-министры. Сәламәтлеге буенча Япония премьер-министры вазифасыннан киткән Синдзо Абэ урынына премьер-министр итеп сайлау буенча парламентта тавыш бирү 16 сентябрьдә узган[3].

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

  • Япониянең либераль-демократик фиркасе

Искәрмәләр

  1. Satoshi Sugiyama. Japan's next leader: How Yoshihide Suga beat the odds to succeed Shinzo Abe. japantimes.co.jp, 14.09.2020 [ингл.]
  2. Финансы Японии доверили бывшему премьеру. РБК (26 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июль 2014. Архивировано 4 апрель 2013 года.
  3. В Японии сформировали новое правительство. ria.ru, 16.09.2020 [рус.]