Абдулхәмид Җанибәков
Абдулхәмид Шаршенбий улы Җанибәков (1879 – 1955) — галим-этнограф, нугай язуын язучыларның берсе. Беренче нугай әлифбаларын төзүче.
Тәрҗемәи хәле
Абдулхәмид Җанибәков 1897 елда Әстерхан шәһәренең Тыяк бистәсендә нугай-карагашлар гаиләсендә туа. Икенчебер әстерхан нугае галиме Абдрахман Үмәров укучысы. 1901 – 1917 елларда Хуҗатайта, Ясын-Соканда эшли, нугай мәктәпләре ача. 1920 елда Чиркәсиягә күченә. Башта нугай латин әлифбасын, 1938 елда кирилл әлифбасын төзи.
Төп эше - нугай халык авыз иҗаты җыелмасы - «Соьз казнасы» – «Сүз хәзинәсе».
Кызы Җанибәкова Софья Абдулхәмид кызы - беренче рус-нугай зур сүзлеген төзүче. Оныгының ире - космонавт, авиация генерал-майоры, ССРБ каһарманы - Владимир Җанибәков.
Әстерханда бер урам Җанибәков исемен йөртә.
Библиография
- Свод орфографических правил ногайского литературного языка. 1932
- Очерки истории ногайцев.