Абзал Бәйсәбәков
Абзал Тәлгат улы Бәйсәбәков (каз. Абзал Талғатұлы Бейсебеков; 30 ноябрь 1992, Алматы) — Казакъстан футболчысы, «Астана» клубы сакчысы. Җиде тапкыр Казакъстан чемпионы (2014—2019, 2022).
Карьера
Клуб карьерасы
Бәйсәбәков — Алматаның «Кайрат» командасында тәрбияләнүчесе[3]. 2008 елда 15 яшендә һөҗүмче буларак Премьер-лигада 5 уен уйный[4].
2009 елда «Кайрат», финанслар белән бәйле, сәбәпләре аркасында чемпионатта катнашмый һәм Беренче лигага гариза бирә[5]. Бәйсәбәков «Локомотив»ка (Нур-Солтан) күчә, 16 яшендә Премьер-лигада үзенең беренче тубын кертә. Моның белән ул Казакъстан Премьер-лигадасында иң яшь гол авторы буларак рекорд куя[6].
2010 елны Премьер-лигага кире кайткан «Кайрат»ка күчә һәм уен сезонын шунда үткәрә.
2011 елда Үскәмәннең «Восток» командасында чыгыш ясый.
2012 елда янә үзенең элеккеге клубы белән (ул «Астана» дип атала башлый) контракт төзи.
2014 елның февраленнән 4 айга Польшаның Кельце шәһәрендәге «Корона»га арендага алына[7]. Башка Казакъстан спортчысы, Сергей Хижниченко белән чыгыш ясый, тик Экстракласста нибары 4 уен уйный, «Ягеллония»гә гол кертә[8] һәм кире әйләнеп кайта[9]. Шуннан соң «Астана» клубында нигезле үз урынын ала.
2021 ел уен сезоны башында Бәйсәбәков «Астана» командасына капита итеп билгеләнә.
2014—2019, 2022 уен сезоннарында клуб составында җиде тапкыр Казакъстан чемпионы була[10].
Җыелма командада
2014 елның 13 октябрендә Россия баш тренеры Юрий Красножан тарафыннан Казакъстанның милли җыелма командасына чакырыла. 2016 елгы Ауропа чемпионаты квалификациясендә Чехия җыелма командасына каршы матчта (2:4) дебют ясый.
2018 елның соңгы сезонында болгар Станимир Стойлов җитәкчелегендәге җыелма команданың барлык 9 матчында да катнаша.
Казанышлар
Команда өчен
Шәхси казанышлары
- ПФЛК версиясе буенча, 2018 елгы Казакъстан чемпионатының иң яхшы уң сакчысы[11] (алдагы өч сезонда икенче була);
- 2019 елның гыйнварында «Астана» җанатарларыннан сораштыру нәтиҗәләре буенча, вице-капитан Бәйсәбәков «клуб тарихында иң яхшы уң сакчы» буларак таныла.
Хәйриячелек
2019 елның февралендә «Хәрәкәт» хәйрия фонды ярдәмендә Җетебай бистәсендә (Маңгыстау өлкәсе) күпбалалы гаиләгә фатир белән булыша[12].
Искәрмәләр
- ↑ Abzal Beysebekov // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ Abzal Beisebekov // FBref.com [неопр.]
- ↑ Футболист Абзал Бейсебеков: Мечтаю попробовать свои силы в Англии или Испании. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2019. Архивировано 13 февраль 2019 года.
- ↑ Футболист Абзал Бейсебеков: Мечтаю попробовать свои силы в Англии или Испании
- ↑ ХVIII ЧЕМПИОНАТ КАЗАХСТАНА. ПЕРВАЯ ЛИГА - 2009
- ↑ XVIII Чемпионат Казахстана. Премьер-лига - 2009. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2019. Архивировано 14 гыйнвар 2019 года.
- ↑ Абзал Бейсебеков: «Посоветовался с отцом и уехал в Польшу»
- ↑ Абзал Бейсебеков забил свой дебютный гол за "Корону" в чемпионате Польши
- ↑ Продолжу карьеру в "Астане" - полузащитник "Короны" Абзал Бейсебеков
- ↑ "Астана" стала пятикратным чемпионом Казакъстана
- ↑ 22 ЛУЧШИХ ФУТБОЛИСТА СЕЗОНА-2018
- ↑ Футболист Астаны купил квартиру многодетной семье