Юл-транспорт казасы

Юл-транспорт казасы (ЮТК яки автоһәлакәт, автофаҗига) - (коры җир) юлларында транспорт чарасы хәрәкәте вакытында кешеләрнең үлеменә, йә яралануына китергән вакыйга; гадәттә юл хәрәкәте катнашучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында барлыкка килә[2].

Сәбәпләр

1985 елда британ һәм американ мәглүматларына нигезләнгән тикшеренү күрсәткәненчә,[3] кешеләрнең үз-үзләрне тотуларына бәйле факторлар төрле өлештә 93% ЮТКларына китергәндә, ЮТКларның сәбәпләре түбәндәгечә бүленгән:

  • 57% - транспорт чарасын йөртүчеләргә бәйле факторлар,
  • 27% - йөртүчегә һәм юлдагы шартларга бәйле факторлар,
  • 6% - транспорт чарасы техник шартларына һәм йөртүчесенә бәйле факторлар,
  • 3% - юлдагы шартларга гына бәйле факторлар,
  • 3% - юлдагы шартларга, транспорт чарасы техник шартларына һәм йөртүчесенә бәйле факторлар,
  • 2% - транспорт чарасының техник шартларына гына бәйле факторлар,
  • 1% - юлдагы һәм транспорт чарасының техник шартларына бәйле факторлар.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. WHO Disease and injury country estimates. World Health Organization (2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2009.
  2. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары
  3. Harry Lum & Jerry A. Reagan Interactive Highway Safety Design Model: Accident Predictive Module. Public Roads Magazine (Winter 1995).

Сылтамалар