Авыл халкы (гәҗит)
«Авыл халкы» — иҗтимагый-сәяси газета. Уфа губернасы крестьян депутатлары советы органы.
Тарихы
«Авыл халкы» газетасы 1917 елның июнененнән алып 1917 елны сентябренә кадәр Уфа губернасы Уфа шәһәрендә (хәзерге Башкортстанның башкаласы - Уфа шәһәрендә) төрки телендә (иске татар әдәби телендә) чыга.
«Шәрык» һәм «Тормыш газеталары» типографияләрендә басыла. «Җир һәм ирек өчен көрәшкәндә генә үз хокукыбызны алырбыз!» лозунгысы белән нәшер ителә. Авыл хуҗалыгы, хәрби һәм халыкара темаларга мәкаләләр басыла.
Сентябрьдә «Азатлык» һәм «Сугышчы теләге» газеталары белән берләшә һәм «Безнең юл» исеме белән чыга башлый.
Чыганаклар
- Энциклопедия Башкортостана [рус.]