Агач кеше
Агач кеше (агъач киши) - карачай һәм Азәрбайҗаннарда таулы урманнарда яшәшүче ияләр.
Агач кеше йонлы, сасы исле маймылсыман әдәми зат булып ике җенесле дә була алган. Азык эзләү вакытында агач кеше кеше бакчаларына керә, тапкан киемнәрне кия дип уйланылган. Аларны этләрдән курка дип уйлаганнар.
Көнбатыш мифологиясендә агач кеше йетиларны хәтерләтә.