Адель Нойхаузер
Адель Нойхаузер (алман. Adele Neuhauser; 17 гыйнвар 1959, Афин) — Австрия театр һәм кино актеры[4], Австрия кино академиясе әгъзасы, Немец кино академиясе әгъзасы (2024).
Тормыш юлы
Адель Нойхаузер 1959 елның 17 гыйнварында Афинада туган. Дүрт яшендә гаиләсе белән Грециядән Австриягә күченә, Венада яши. Әти-әнисе аерылышкач, грек әтисе Георг белән яши.
Адель яшь чагында ук актриса булырга теләгән. 1976 елдан 1978 елга кадәр ул Краусс театр училищесында укый. Егерме яшендә Алманиягә күченә һәм Мюнстер, Эссен, Майнц һәм кайвакыт Венада театр сәхнәсендә чыгыш ясый башлый. Бер үк вакытта кинода һәм телевидениедә төшә. 2008 елда Нойхаузер Рейнке шешүе һәм соңрак килеп чыккан катлауланулар аркасында тавыш җепләренә операция кичерә.
2011 елдан ул Австриянең ORF каналында «Tatort» телесериалында уйный[5]. 2014 елдан шулай ук үзенең улы, гитарачы Джулиан Пайзс белән бергә «Die letzten ihrer Art» әдәби-музыкаль постановкасында катнаша.
Адель Нойхаузер шулай ук иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә: Plan International Deutschland оешмасында балаларга ярдәм итүдә катнаша, ул шулай ук аның попечительләр советы әгъзасы булып тора. 2016 елда «Tatort»ның башка катнашучылары белән бергә Weißer Ring ассоциациясенең хәйрия юбилей кампаниясендә катнаша[6].
2024 елның октябреннән Немец кино академиясе әгъзасы булып тора[7].
Шәхси тормыш
Ире — актёр һәм режиссёр Пол Золтан белән аерылышканнан соң[8], Адель Нойхаузер Венада улы Джулиан Пайзс (джаз музыканты, гитарада уйный, Грац Музыка һәм театр университетын тәмамлаган) белән яши.
Аның әбисе һәм бабасы рәссамнар булган: бабасы Венада Рәссамнар йортында сграффито ясаган, әбисе Вена остаханәләрендә эшләгән. Аның абыйсы Питер Маркуант аларның эзләре буенча бара, ул да рәссам була[9].
Фильмография
- 2024/2025: «Без искиткеч!»;
- 2024—2025: «Пычак»;
- 2023/2024: «Анагыз»;
- 2021—2023: «Бранденбургта исән калу»[10];
- 2016: «Tatort: Die Kunst des Krieges»[11][12];
- 2009: «Чүл чәчәге»;
- 2009: «Полиция телефоны — 110»;
- 2006: «Фред кайда?»;
- 2003: «Мәктәп укучылары»;
- 2003: «Розенхайм полицейскийлары»;
- 2008—2011: «Доктор көндәлеге».
Бүләкләре
- 2012, 2013, 2014 , 2016, 2017 елларда Romy премиясе иясе.
- Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен Алман кинопремиясе, «15 ел» фильмы (2024)[13].
Искәрмәләр
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ Adele Neuhauser // Munzinger Personen (нем.)
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #128584297 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Adele Neuhauser. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2023. Архивировано 1 май 2019 года.
- ↑ Frank Rauscher, Teleschau-Mediendienst: Adele Neuhauser. — Kommissarin an der Wand. 2019 елның 1 май көнендә архивланган.
- ↑ Adele Neuhauser: «Opfer nicht alleine lassen». Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2023. Архивировано 1 май 2019 года.
- ↑ Neue Mitglieder 2024 - Deutsche Filmakademie. 20 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Adele Neuhauser - Biography - IMDb [неопр.]. IMDb. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 октябрь 2025.
- ↑ Adele Neuhauser: "Jetzt hänge ich mehr am Leben". 20 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Mitglied anzeigen – Deutsche Filmakademie. 20 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ "Tatort"-Kritikerspiegel: Zuhälterschlümpfe mit Nasenbluten [алм.], ZEITMagazin (3. SEPTEMBER 2016).
- ↑ „TATORT“-INSPEKTOR BEANTWORTET DIE WICHTIGSTEN FRAGEN: Was steht im Buch „Die Kunst des Krieges“? [алм.], Bild (04.09.2016).
- ↑ German Film Awards (2024) - IMDb [неопр.]. IMDb. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 октябрь 2025.