Адоратский урамы (Казан)
Адоратский урамы (рус. улица Адоратского) — Казанның Яңа Савин районында урнашкан урам. Фәлсәфәче, ССРБ ФА академиге Владимир Адоратский (1878-1945) исемен йөртә.
Географиясе
Чистай урамы белән киселештән башланып, Четаев урамы, Хөсәен Ямашев проспекты, Лаврентьев, Чуйков, Воровски/Гаврилов урамнары белән кисешә һәм 7 нче Кадыш урамы белән киселештә бетә, юл 8 нче Кадыш урамы булып дәвам итә.
Тарих
Хәзерге исемен 1980 елның 9 июленнән йөртә.