Азамат Сәгыйтов
Тормыш юлы
1967 елның 15 мартында БАССРның Ишембай шәһәрендә туган.
Белеме
Уфа шәһәренең 39 мәктәбендә укый[1]. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын «механик» белгечлеге буенча тәмамлый[2]. Соңрак Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә (БАГСУ) идарәче кадрлар әзерләү буенча федераль программа кысаларында укулар уза.
Икътисад фәннәре кандидаты[3].
Хезмәт эшчәнлеге
Хезмәт юлын Уфада бизнеска һәм кече эшкуарлыкка ярдәм итү өлкәсендә башлый. Коммерция оешмаларында җитәкче вазифалар били, Уфа шәһәренең Кече эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү фондының (2000–2001), аннары шул ук исемдәге республика фондының (2001–2005) генераль директоры була[4].
- 2005–2008 елларда — Уфа шәһәре шәһәр округының Киров районы хакимияте башлыгы.
- 2008–2009 елларда — Башкортстан Республикасы Президенты Хакимияте җитәкчесе. Бу вазифада Радий Хәбировны алыштыра.
- 2009–2010 елларда — Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округы Хакимиятенең эшләр идарәчесе.
- 2011–2015 елларда — Уфа шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары — Муниципаль милек белән идарә итү комитеты рәисе[5].
- 2015 елның 26 июненнән — «Инвестиция агентлыгы» акционерлар җәмгыятенең (АҖ) генераль директоры[6].
Гаиләсе
Башкортстан Республикасында күренекле вазыйфалар биләгән шәхесләр гаиләсеннән:
- әтисе — Тәлгать Нигъмәтулла улы Сәгыйтов («Башкортостан» республика газетасының баш мөхәррире, БР мәдәният министры);
- әнисе — Фәрзәнә Фәтхулла кызы (БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа сәнгать институтының вокаль сәнгате кафедрасы мөдире);
- агасы — Салават (М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры);
- әнисе ягыннан бабасы — Әхмәтзәки Вәлидинең туганнан туганы[1];
- атасы ягыннан бабасы Нигъмәт Сәгыйдуллин 1942 елның 28 ноябрендә Великие Луки шәһәре янындагы сугышта һәлак була[1][7][8][9].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Эльвира Халикова. Мне нравится управлять. Ватандаш (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
- ↑ Азамат Сагитов освобожден от должности руководителя Администрации Президента РБ. Клуб выпускников МГУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2014. Архивировано 24 май 2014 года.
- ↑ Сагитов Азамат Талгатович | биография и последние новости [неопр.]. ФедералПресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
- ↑ Мне нравится управлять. Журнал «Ватандаш». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2014. Архивировано 1 май 2021 года.
- ↑ Объединение путем исключения (2015-02-17).
- ↑ АО «Инвестиционное агенство» (рус.). Карта МПС России. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.
- ↑ Великие Луки : К 9 мая увековечат память башкирского солдата, погибшего в 1942 году в бою под Великими Луками. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2014. Архивировано 23 май 2014 года.
- ↑ Бороться, искать, найти и не сдаваться. Как упорство семиклассника из Уфы помогло найти пропавших без вести? www.gtrkpskov.ru (8 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.
- ↑ За сохранение исторической памяти на территории Псковской области школьник из Уфы удостоен региональной награды | Официальный сайт Правительства Псковской области. pskov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.
Сылтамалар
- Сагитов Азамат Талгатович/ официальный сайт ГО г. Уфы
- Сагитов Азамат Талгатович
- Сагитов Азамат Талгатович/ Справочно-информационный ресурс «Кто есть кто в Республике Башкортостан».
- Олег Нечаев. Взлет Азамата Сагитова//АиФ-Башкортостан
- Азамату Сагитову не хватило «харизмы»?
- Мне нравится управлять
- Елена Садыкова. Президент Башкирии назначил нового руководителя своей администрации