Азамат Тасимов

Тасимов Азамат Өтепбиргән улы; 18 март, 1984, Кинелле, Әстерхан өлкәсе — 28 декабрь, 2003, Дагстан) — россияле хәрби, граната атучы, Россия Герое (2004).

Тәрҗемәи хәле

Әстерхан өлкәсенең Кинелле дигән йорт татарлары авылында туган.

Киләче урта мәктәбен тәмамлаган. 2002 елда хәрби хезмәткә алына. Разведчик-гранатомётчик булып хезмәт итә. 2003 елның декабрендә Руслан Гелаев бандасын күреп беренче булып ут ача, боевиклар белән булган әлеге бәрелештә снайпер тарафыннан үтерелә. Каһарманлыгы өчен 2004 елда Россия Герое исеменә лаек була. 2004 елның 18 гыйнварында туган авылында җирләнә.

Гаиләсе

Атасы — Өтепиргән Үтәгән улы Тасимов (1997 елда үлгән).

Анасы — Ардахте Ибраһим кызы Тасимова.

  • Өч кыз туганы.
  • Кызы- Диана Тасимова

Хатирә

  • Азамат Тасимов исеме Келәче авылында фронтта һаләк булганнарга куелган һәйкәлдә уелып язылган.
  • Келәче мәктәбенә 2004 елның 1 сентябрендә Азамат Тасимов исеме бирелә[1][2] һәм мәктәп каршында мемориаль такта урнаштырыла.

Искәрмәләр

  1. Тихонова Н. Матери астраханца, погибшего в бою с бандой чеченского боевика, передали Звезду героя России. Астраханский регион (31 май 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2013.
  2. МУЧ «Средняя школа им. Азамата Тасимова» с. Килинчи, Астраханская область. Инфо-РЛ. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2013. Архивировано 28 июнь 2013 года.