Азатлык урамы (Казан)

Азатлык урамы (рус. улица Азатлык) — Казанның Совет районындагы (Киндерле бистәсе) урам. М. Әмир урамының дәвам булып тора. Киндерле елгасы агымы буенча сузыла. Азин урамы (Киндерле бистәсе) белән киселештә тәмамлана. Тылсым, Күгән урамы белән кисешә. Почта индексы 420075.

Тарих

Элекке исеме — Яр буе урамы (рус. улица Набережная). 2009 елда Казан шәһәр думасы карары[2] белән әлеге урамның исеме Азатлык урамы итеп үзгәртелгән.

Игътибарга лаек объектлар

  • 166нчы урта мәктәп бинасы (Азин урамы, 65а)[3]
  • «Водстрой» төзелеш-монтаж идарәсе биналары

Сылтамалар

Искәрмәләр