Азат Үтәкәев

Азат Нәзир улы Үтәкәев (рус. Азат Назирович Утякаев, 25 сентябрь 1953, Ташбулат, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия җәмәгать эшлеклесе, табиб. 1995 елдан Нефтекама шәһәре башкортлары королтаеның башкарма комитеты җитәкчесе. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2002)[1].

Тормыш юлы

1953 елның 25 сентябрендә Башкорт АССРның Әбҗәлил районы, Ташбулат авылында туган.

Туган авылындагы мәктәптә урта белем алганнан соң, 1970 елда Башкорт дәүләт медицина институтына[2] укырга керә һәм аны 1976 елда уңышлы тәмамлый.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы юнәлтмәсе белән «Башнефть» җитештерү берләшмәсенә караган «Арланнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең Нефтекама шәһәрендәге медицина-санитария бүлегенә интернатура үтәргә җибәрелә. 1977 елның августыннан 1984 елның февраленә кадәр шунда ук цех терапевты булып эшли.

1984–1985 елларда — Нефтекамадагы «Башсельмаш» заводы табибханәсендә цех терапевты.

1985 елның февраленнән 1988 елның ноябренә кадәр шәһәрнең 1 нче табибханәсендә мөдир һәм баш табиб вазифаларын башкара, 1991 елның февраленә кадәр Нефтекама үзәк район хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшли.

1991–2011 елның азагына кадәр Нефтекама үзәк район хастаханәсенең 2 нче табибханәсен җитәкли: 2007 елның гыйнварына кадәр — баш табиб, соңрак табибханә мөдире була[3].

2012 елның гыйнварыннан 2014 елның 31 декабренә кадәр — Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Нефтекама территориаль округы буенча территориаль бүлеген, ә 2015 елның гыйнвар – сентябрь айларында «Нефтекама шәһәр хастаханәсе» дәүләт бюджет сәламәтлек-саклау учреждениесенең аналитика бүлеген җитәкли.

2015 елның сентябреннән — Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Нефтекама психо-неврологик интернатында неврология бүлеге мөдире вазифасын башкара[4].

Җәмәгать эшчәнлеге

  • 1990–1994 елларда Нефтекама шәһәр Советы депутаты, Советның президиум әгъзасы һәм сәламәтлек саклау буенча комиссия җитәкчесе;
  • 1995 елдан Нефтекама шәһәре башкортлары королтаеның башкарма комитеты җитәкчесе.

Дәүләт бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2002);
  • Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе;
  • Нефтекама шәһәр хакимиятенең Мактау кәгазе;
  • Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Мактау кәгазе;
  • «Нефтекама алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе (2020)[5].