Айгөл Ишбирдина

Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы (1983) — рәссам, Рәсәй һәм Башкортстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы (2010). Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты — сынлы сәнгать өлкәсендәге «Туган төбәктә кулга-кул тотынышып» иҗади проектлары өчен (2015)[1]. Рәсәй Федерациясе Мәдәният министрлыгының дәүләт стипендиаты (2015).

Тәрҗемәи хәле

Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы 1983 елның 14 мартында Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә туган. 1998-2003 елларда Уфа сәнгать училищесында укый. 2003-2009 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында сынлы сәнгать бүлегендә белем ала.

Айгөл Ишбирдина төрле жанрларда эшли. Туган якка мәхәббәт, милли көнкүреш һәм колорит — иҗатының чыганаклары. Ижатында үз юлын, үз стилен эзләүче экспериментатор-рәссам. Аның әсәрләрендә тарихи легендалар һәм башкорт халкының тарихы чагылыш таба.

2003 елдан алып яшьләр, региональ, махсус, төркем, Рәсәй , халыкара, чит ил күргәзмәләрендә катнаша[2].

Уфада яши һәм иҗат итә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Видеоматериаллар