Алай
Алай яки полк (отряд) — барча кораллы көчләренең һәр гаскәр төрендә һәм махсус гаскәрләрдәге хәрби өлеш. Алайның укчы, җәяү гаскәрләр, атлы гаскәрләр, танк, артиллерия, авиация, ракета һ.б төрләре бар. Һәрбер алайда мөстәкыйль штаб, берничә батальон (дивизион, эскадрилья, рота), тәэминат бүлекчәләре һәм эчке бүлекчәләр бар. Алай, гадәттә, берләшмәләр (төмән, бригада) составына керә.
Алай кыяфәтендәге хәрби берәмлек, башта 10 гасырда барлыкка килеп, төрле армияләрдә төрле исемнәр белән аталган. Алай төзелеш ягыннан үзгәреп торган. Беренче бөтендөнья сугышында җәяү гаскәрләр алае 3—4 батальон (һәр батальонда 3—4 рота)дан гыйбарәт булган. Беренче бөтендөнья сугышы гарәфәсендә танк, моторлаштырылган авиация, һава десанты һ.б. алайлар барлыкка килгәннәр. Җәяүле гаскәрләр алайларына исә артиллерия, миномет, танк, зенит укчылары бүлекчәләре һ.б. кертелгән.
Кайбер армияләрдә (АКШ һ.б. дәүләтләрдә) алай урынын сугыш төркемнәре билиләр.
Сылтамалар
- http://www.science.crimea.edu/zapiski/2010/filologiya/uch_23_62_3fn/3-8.pdf 2015 елның 26 апрель көнендә архивланган.
- Военный энциклопедический словарь (ВЭС), М., ВИ, 1984 г., 863 стр. с иллюстрациями (ил.), 30 листов (ил.).