Александр Бухаров


Александр Евгеньевич Бухаров (12 март 1985, Яр Чаллы, Татарстан АССР[3], Брежнев, Татарстан АССР[4]) — Россия футболчысы, һөҗүмче позициясендә уйный. 2023 елдан «Рубин» клубы академиясендә тренер[5]. Дүрт тапкыр Россия чемпионы[6].

Клуб карьерасы

undefined

Футбол белән туган шәһәрендә шөгыльләнә башлый. Зурлар дәрәҗәсендә 2002 елда икенче дивизионның «Көньяк» зонасында чыгыш ясаган «Краснодар-2000» клубында дебют ясый. 2003 елгы сезон башында Премьер-лигага чыккан Новороссийскиның «Черноморец» клубына күчә, әмма төп команда уеннарына җәлеп ителми. Шул ук сезонда «Рубин»ның фарм-клубы булган «Рубин-2» өчен КФК Беренчелегендә чыгыш ясый, 10 туп кертә. Киләсе сезонны «Рубин-2» составында инде икенче дивизионда үткәрә. 2005 елда «Рубин» өчен уйный башлый, ул сезонда төп команда өчен дә, дубль өчен дә уйный.

2006 елның июль башында күнегүләр вакытында тез буынын авырттыра, шуның аркасында ярты елга якын уйнамый[7]. 2007 елның февраль азагында күнегүләр җыенында бу җәрәхәт кабат үзен сиздерә, һәм Бухаров кабат озакка сафтан чыга. Май башында күнегүдә кабат шундый ук җәрәхәт ала һәм сезон ахырына кадәр сафтан чыга, 2007 елда бер генә рәсми матчта да уйнамый.

2008 елның гыйнварында «Рубин» белән контрактны өч елга озайта. Берничә мөһим туп кертеп, командага ил чемпионы булырга ярдәм итә, ул сезонда барлыгы 20 уенда 6 туп кертә.

2009 елгы Россия чемпионатының беренче үк матчында «Кубань»га каршы (3:0) дубль ясый һәм голга китергән пас бирә. 2009 елгы премьер-лиганың 20 туры нәтиҗәләре буенча ике хет-трик авторы була: 6 июльдә Мәскәү өлкәсенең «Химки» командасына каршы матчта, 16 августта Грозныйның «Терек» капкасына.

undefined

2010 елның 19 июлендә «Зенит»ка күчә[8] һәм 4 елга исәпләнгән контрактка кул куя. Команда өчен дебютын чемпионатның 17 нче турында «Динамо»га каршы матчта (1:1) ясый, ул уенга икенче таймда алмашҡа чыга. Беренче голын 19 нчы турда кунакта «Локомотив»ка каршы матчта (0:3) кертә. Ул мәйданда барлык 90 минутны да үткәрә һәм 67 нче минутта Быстровның үтәли пасыннан соң исәпне 2:0 ясап, аерылып тора. 21 октябрьдә Европа Лигасының төркем этабы матчында «Хайдук»ка каршы уенда «Зенит» өчен еврокубокларда үзенең беренче тубын кертә. 2010 елның 14 ноябрендә Россия чемпионы була. 28 нче турда «Зенит» «Ростов»ны 5:0 исәбе белән җиңә, ә Бухаров дубль белән билгеләнеп үтә.

2013 елның 2 сентябрь кичендә Пулково аэропортының VIP-көтү залында, Казанга очышын көткәндә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана: милли җыелма командаларга чакырылмаган «Зенит»ның барлык футболчыларына кыска вакытлы ял бирелгән була. Моның сәбәбе — Бухаровның, каты алкоголь исереклеге халәтендә булып, гауга чыгаруы. Төнне полиция бүлегендә үткәрә, анда аңа РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе («Вак хулиганлык») буенча административ хокук бозу кылуда гаепләү белдерелә[9].

2014 елның гыйнварында сезон ахырына кадәр аренда хокукларында Махачкаланың «Анжи» командасына күчә[10]. «Анжи» өчен беренче голын[10] Россия чемпионатының 20 нче турында «Рубин» капкасына кертә. 2014 елның 20 маенда агент Олег Артёмов үзенең клиентының соңгы вакытка кадәр аңа караган «Зенит»ка кире кайтмаячагын хәбәр итә. Сезонның язгы өлешен Махачкаланың «Анжи» командасында аренда хокукларында үткәрә.

2014 елның 2 июлендә ирекле агент сыйфатында «Ростов» белән ике елга контрактка кул куя[11]. 2018 елның 22 февралендә контрактны өзә. 2018 елның 25 июлендә «Рубин» белән бер еллык контрактка кул куя[12]. 2019 елның май башында җәрәхәт ала һәм контракт вакыты чыккач, клубтан китә. Июль аенда Бухаровның «Сочи»га күчүе турында мәгълүмат пәйда була, әмма соңрак ул расланмый[13]. Шуннан соң Бухаров яңа клуб таба алмый һәм уенчы карьерасын тәмамлый.

Тренерлык карьерасы

2023 елның 31 августында Казанның «Рубин» академиясе һөҗүмчеләр тренеры вазифасын алып, тренерлык карьерасын башлый[14][15]. Академиядә Яшүсмерләр футбол лигасы-3 (ЮФЛ-3) командасы белән эшли. Бухаров үзе интервьюда билгеләп үткәнчә, уенчы карьерасы тәмамланганнан соң авырлыкларга очрагач, клуб аңа академиядә эшләү мөмкинлеге биреп ярдәм итә[16][17].

Җыелма командада карьера

Россиянең яшүсмерләр, студентлар һәм яшьләр җыелма командалары өчен чыгыш ясый[18]. Измир шәһәрендә узган 2005 елгы Универсиадада Россия командасының иң яхшы бомбардиры була[18].

2009 елның 21 августында милли җыелма командага чакыру ала. Җыелма командада 2009 елның 14 октябрендә, Азәрбайҗан җыелма командасына каршы матчның 64 нче минутында Владимир Быстров урынына алмашка чыгып, дебют ясый. Дик Адвокат җитәкчелегендә Бельгия белән иптәшләрчә матчта кырга чыга, шуннан соң җыелма командага чакырылмый.

2011 елның 19 августында Россиянең икенче җыелма командасына Белоруссиянең олимпия җыелма командасы белән матчка чакырыла.

2017 елның 13 мартында Станислав Черчесов җитәкчелегендә милли команда составына кире кайта. Кот-д’Ивуар җыелма командасына каршы матчта (0:2) старт составында кырга чыга. 28 мартта Бельгия җыелма командасы белән иптәшләрчә матчта (3:3) гол кертә. 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогында катнаша.

Шәхси тормыш

Үзенең хатыны Оксана белән Петербургның «Зенит» командасы өчен чыгыш ясаганда таныша. Рәсми рәвештә пар 2018 елның 11 декабрендә Татарстан башкаласындагы «Казан» гаилә үзәгендә никахларын терки[19]. 2019 елның май аенда ир белән хатынның уллары туа, аңа Даниил дип исем кушалар[20].

2023 елның көзендә Бухаров ачык интервью бирә, анда ул озак вакыт уенга бәйлелектән (лудоманиядән) интегүен таный. Футболчы сүзләренчә, проблемалар уен карьерасы вакытында ук башланган, ә ул тәмамлангач, тагын да көчәйгән. Бәйлелектән котылу өчен, аңа тулы изоляция шартларында реабилитация үзәгендә ел ярым вакыт үткәрергә туры килә. Дәвалануны башлау карарын кабул итүендә гаиләсе төп рольне уйный, гәрчә иң критик мизгелдә хатыны баласы белән аңардан вакытлыча китәргә мәҗбүр булса да[21].

Чыгышлар статистикасы

Клуб статистикасы

Карьера тәмамлануга бәйле рәвештә, әлеге мәгълүматлар йомгаклаучы булып тора.

Клуб Сезон Лига Кубоклар Еврокубоклар Нәтиҗәдә
Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар
Черноморец 2003 0 0 0 0 0 0 0 0
Итого 0 0 0 0 0 0 0 0
Рубин 2005 8 2 1 0 0 0 9 2
2006 8 5 5 1 0 0 13 6
2007 0 0 0 0 0 0 0 0
2008 20 6 0 0 0 0 20 6
2009 23 16 2 0 4 0 29 16
2010 12 4 1 1 4 2 17 7
Нәтиҗә 71 33 9 2 8 2 88 37
Зенит (С-Пб) 2010 10 4 0 0 7 3 17 7
2011/12 31 6 4 2 6 0 41 8
2012/13 9 1 3 0 1 0 13 1
2013/14 4 0 1 0 2 1 6 1
Нәтиҗә 54 11 6 2 13 4 73 17
Анжи 2013/14 10 2 0 0 4 0 14 2
Нәтиҗә 10 2 0 0 4 0 14 2
Ростов 2014/15 28 5 2 0 2 0 32 5
2015/16 25 3 0 0 0 0 25 3
2016/17 18 6 0 0 9 1 26 7
2017/18 11 2 2 1 0 0 13 3
Итого 82 16 4 1 11 1 97 18
Рубин 2018/19 21 0 1 0 0 0 22 0
Нәтиҗә 21 0 1 0 0 0 22 0
Карьера дәвамында 238 62 20 5 36 7 294 74

Казанышлар

undefined

Команда составында

«Рубин»
  • Россия чемпионы: 2008, 2009
  • Россия Кубогы финалчысы: 2008/09
  • Россия Суперкубогы иясе: 2010
«Зенит»
  • Россия чемпионы: 2010, 2011/12
  • Россия Суперкубогы иясе: 2011
  • Россия чемпионатының көмеш призёры: 2012/13
«Ростов»
  • Россия чемпионатының көмеш призёры: 2015/16
«Рубин-2»
  • «Идел буе» ФА беренчелеге җиңүчесе (III дивизион): 2003

Шәхси казанышлар

  • Россия чемпионатының 33 иң яхшы футболчысы исемлегендә (1): № 2 (2009)

Искәрмәләр

  1. Aleksandr Bukharov // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. Aleksandr Bukharov // As (исп.) — Madrid: Grupo PRISA, 1967.
  3. Aleksandr Bukharov - Player profile. Transfermarkt. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025. Архивировано 28 декабрь 2024 года.
  4. Александр Бухаров. ФК «Рубин». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  5. Тренерский состав. Академия ФК «Рубин». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025. Архивировано 9 июль 2025 года.
  6. Бухаров Александр Евгеньевич. Сборная России по футболу. rus.team. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025. Архивировано 19 июнь 2025 года.
  7. Бухаров выбыл на полгода — Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2008. Архивировано 2 февраль 2014 года.
  8. Александр Бухаров – игрок «Зенита»! (рус.). Официальный сайт ФК Зенит. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2010. Архивировано 17 март 2012 года.
  9. Денис Коротков. Бухаров, или Прерванный полет. Фонтанка.ру (3 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2013. Архивировано 5 сентябрь 2013 года.
  10. 1 2 Бухаров перешел в «Анжи». Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2014. Архивировано 24 гыйнвар 2014 года.
  11. Сослан Джанаев и Александр Бухаров перешли в «Ростов». Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2015. Архивировано 16 февраль 2015 года.
  12. Бухаров официально вернулся в «Рубин». Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2018. Архивировано 7 октябрь 2018 года.
  13. Хонда, Маркизио, Тарасов… 8 «наших» свободных агентов. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2019. Архивировано 23 октябрь 2019 года.
  14. Бухаров стал новым тренером академии «Рубина». Спорт-Экспресс (31 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  15. Бухаров начал тренерскую карьеру в «Рубине». Бизнес Online (31 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  16. Бухаров о своей жизни после окончания карьеры: «Я был на самом дне». Вечерняя Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  17. «Проиграл карьеру в карты». Александр Бухаров — нераскрытый талант российского футбола. Советский спорт (26 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025. Архивировано 12 март 2025 года.
  18. 1 2 Александр Бухаров: досье — Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июль 2009.
  19. Форвард "Рубина" Александр Бухаров женился. Комсомольская правда (13 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  20. В семье Бухарова родился сын. Чемпионат (4 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  21. «Без полутора лет в рехабе не справился бы с азартными играми». Откровенное интервью Александра Бухарова. Матч ТВ (10 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә