Александр Жданов (1904)
Александр Жданов | |
---|---|
Туган көне | 1 август 1904 |
Вафат көне | 12 апрель 1969 (64 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | галим |
Бүләк һәм премияләр |
Александр Павлович Жданов (1904 елның 1 августы, Кобылино авылы, Вологда губернасы, Россия империясе — 1969 елның 12 апреле, Ленинград, ССРБ) — совет физигы, совет атом бомбасын төзүдә күренекле катнашучыларның берсе. «Космик нурлар белән бром һәм көмеш ядрәләренең аномаль таралуы» мәкаләсендә бәян ителгән космик нурлар барлыкка китергән атом ядрәләре таралуының яңа төрләрен ачкан өчен Сталин премиясе (1946) белән бүләкләнгән[1].
Тәрҗемәи хәле
Александр Жданов 1904 елда Вологда губернасының Кобылино авылында крестьян гаиләсендә туа. 1918 елдан бирле йомышчы булып эшли, параллель рәвештә кичке мәктәптә укый. 1922 елда юллама буенча Петроград университетына укырга керә, аны 1929 елда тәмамлый.
Радиев институтында эшли: фәнни-техник хезмәткәр (1925—1930), 1930 елдан — аспирант, 1934 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире, космик нурларны өйрәнү өлкәсендә белгеч. Радий эманацияләреннән препаратларны алу һәм үлчәү белән шөгыльләнә.
1940 елдан — физика-математика фәннәре докторы (1940), 1940 елдан — профессор.
1934—1938 елларда атом-төш фотоэмульсияләренең сыйфатлы, иллюстратив методын күләмгә әйләндерергә мөмкинлек биргән зур эш циклын башкара.
1939 елда космик нурларны атом-төш фотоэмульсияләре ысулы белән өйрәнү лабораториясе оештыра. Фәнни эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы сәбәпле өзелә, әмма 1944 елда ук «Physical Review» журналында Александр Жданов, М. Ю. Дейзенрот һәм Н. А. Перфиловның «Космик нурлар аркасында атом-төш таркалуның гадәти булмаган ешлыгы» дигән мәкаләләре басыла. Бу эш өчен Александр Павлович Сталин премиясен ала.
Бу тикшеренү ССРБда атом-төш энергиясен кулланып, массакүләм зарарлы коралны булдыруга юнәлтелгән технологияләр эшләүгә һәм аларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә.
Сугыштан соң лаборатория үз эшчәнлеген дәвам итә.
Александр Жданов 1969 елның 12 апрелендә вафат була.
Бүләкләр
- Ленин ордены;
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (10.06.1945);
- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — «Космик нурлар белән бром һәм көмеш ядрәләренең аномаль таралуы» (1945) мәкаләсендә бәян ителгән космик нурлар барлыкка китергән атом ядрәләре таралуының яңа төрләрен ачкан өчен.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Сайт Радиевого института им. В. Г. Хлопина Статья «К 100-летию со дня рождения А. П. Жданова»(үле сылтама)
- Письма В. Г. Хлопина / Виталий Григорьевич Хлопин, Владимир Иванович Вернадский 1961.
- 1 август көнне туганнар
- 1904 елда туганнар
- 12 апрель көнне вафат булганнар
- 1969 елда вафат булганнар
- Санкт-Петербургта вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Сталин премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча галимнәр
- Русия империясе галимнәре
- ССРБ галимнәре
- 1969 елда вафатлар
- 12 апрель көнне вафатлар
- Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Физиклар