Александр Корнеев

Александр Владимирович Корнеев (Александр Владимир улы Корнеев, рус. Александр Владимирович Корнеев11 сентябрь 1980, Мәскәү) — Россия волейболчысы, доигровщик, Пекиндагы XXIX Олимпиада уеннарының бронза медале иясе, Россиянең атказанган спорт мастеры.

Тормыш юлы

Александр Корнеев Мәскәүдә волейболчылар гаиләсендә туган. Әнисе Наталья Васильевна Корнеева (Жалнина) Мәскәүнең «Динамо» командасы өчен чыгыш ясаган, аның составында СССР Кубогы иясе (1982) һәм ил чемпионы (1983) булган; әтисе Владимир Иванович Мәскәү өлкәсенең «Динамо» командасы составында милли беренчелекләрнең призеры була, соңрак Мәскәү «Спартак»ының уенчысы һәм тренеры булып эшли. Александр Корнеев — Мәскәүнең 65 нче номерлы Олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-үсмерләр спорт мәктәбен тәмамлый, спортчының беренче тренеры — Олег Николай улы Кузеленков.

Александр Корнеевның профессиональ карьерасы Түбән Вартаның «Самотлор» командасында башлана, 1998 елда ул Белгородка күчә, әмма аның карьерасында 2002 елда Мәскәүнең «Луч» клубына күчү хәл итүче вакыйга була. Ул елны Суперлигада дебют ясаган яшь командада Александр тулы хокуклы уен практикасы ала, Павел Борщ командасының ил чемпионатында уңышлы чыгыш ясавына (5 нче урын) зур өлеш кертә һәм Россия җыелма командасына кандидатларның берсе була.

Россиянең төп җыелма командасында Корнеев беренче тапкыр 2005 елның 4 июнендә Евролиганың Эстония — Россия (2:3) матчында уйный. 2006 елда Зоран Гаич җитәкчелегендә Дөнья лигасында һәм дөнья чемпионатында уйный, 2007 елдан — Владимир Алекно җитәкчелегендә Мәскәүдәге Европа чемпионатынан тыш барлык турнирларда катнаша һәм Пекиндагы Олимпия уеннарына Россия җыелма командасы составына керә. Барлыгы Александр Корнеев Россия җыелма командасы өчен 54 матч уздырып, 275 очко җыя[1].

Олимпиададан соңгы сезонны Александр Корнеев Казанның «Зенит» командасында уздыра һәм аның составында Россия чемпионы була. 2009 елның җәендә ул Новосибирскның «Локомотив»ы белән контракт төзи, 2010/11 сезонында Мәскәүнең «Динамо»сында уйный, шуннан соң Уфаның «Урал» клубына күчә. 2012 елда җәрәхәт алу сәбәпле карьерасын тәмамлый[2].

Зур спорттан киткәч, балаларын тәрбияләүгә игътибарын юнәлтә, алар да профессиональ спортчылар[3].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Россия җыелма командасында

  • XXIX Олимпиада уеннарының бронза призёры (2008);
  • Дөнья лигасының көмеш призёры (2007);
  • Дөнья лигасының бронза призёры (2006, 2008);
  • Дөнья Кубогының көмеш призёры (2007);
  • Яшьләр командалары арасында Европа чемпионы (1998).

Клуб карьерасында

  • 5 тапкыр Россия чемпионы (1999/00, 2001/02, 2005/06, 2007/08, 2008/09);
  • Россия чемпионатларының көмеш призёры (1998/99, 2003/04, 2006/07, 2010/11);
  • Россия Кубогы иясе (2006), Россия Кубогы финалисты (2003, 2007, 2009, 2010);
  • Чемпионнар лигасының бронза призёры (2006/07, 2010/11);
  • Европа волейбол конфедерациясе Кубогы финалисты (2001/02).

Шәхси казанышлары

  • Россия Кубогы «Дүртәү финалы»ның иң яхшы һөҗүмчесе (2008);
  • Россия йолдызлары матчы катнашучысы (2005).

Гаиләсе

Өйләнгән. Кызы Алина (2007 елда туган) — профессиональ теннисчы, 2023 елгы юниорлар арасында Australian Open чемпионы, Манамадагы ITF W75 категориясе турниры чемпионы. Улы Артём (2002 елда туган) — волейболчы, 2023/2024 сезонында Казанның «Зенит» клубы бәйләүчесе (связующий)[4].

Искәрмәләр

  1. Волейбольный гид 2008-09 / Сост. В. Стецко, И. Трисвятский. — М., 2008. — С. 180.
  2. Александр Корнеев объявил о завершении карьеры. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2021. Архивировано 29 октябрь 2021 года.
  3. Олимпийский призёр по волейболу стал фанатом тенниса – его дочь выиграла юниорский Australian Open. sport.business-gazeta.ru (7 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  4. Артём Корнеев - волейболист. volleybox.net (17 июнь 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.