Александр Маненков
Александр Алексеевич Маненков (2 гыйнвар 1930 — 26 март 2014, Мәскәү) — СССР һәм Россия физигы, электрон парамагнит резонансын, квант электроникасын һәм лазер нурланышының матдә белән тәэсир итешүен өйрәнүче. СССР Дәүләт бүләге (1976) һәм Россия Фәннәр академиясенең А. М. Прохоров исемендәге алтын медале (2008) лауреаты[1][2].
Тәрҗемәи хәле
1930 елның 2 гыйнварында Татарстан АССРның Кирельский авылында туа.
1947—1952 елларда Казан университетында укый. 1952 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техника институты аспирантурасында профессор С. А. Альтшулер җитәкчелегендә, 1953 елдан П. Н. Лебедев исемендәге Физика институты (ФИАН) аспирантурасында укый. 1953—1983 елларда ФИАНның Тирбәнешләр лабораториясендә А. М. Прохоров җитәкчелегендә һәм аның белән тыгыз хезмәттәшлектә фәнни хезмәткәр булып эшли. 1983 елдан Гомуми физика институтында (СССР Фәннәр академиясе, соңрак Россия Фәннәр академиясе) фәнни эш алып бара[1][3].
1955 елда А. А. Маненков физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация, 1960 елда ФИАНда «Кристалларда парамагнит резонансы һәм квант электроникасы мәсьәләләре» темасына физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый[4]. 1970 елда аңа профессор гыйльми исеме бирелә[1].
2014 елның 26 мартында вафат була[1].
Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге
Александр Маненков парамагнит кристалларны электрон парамагнит резонансы ысулы белән өйрәнә. 1956 елда Александр Прохоров белән квант көчәйткечләрендә рубинны кулланырга тәкъдим итә. 1958 елда Мәскәү дәүләт университеты тикшеренүчеләре белән бергә рубин нигезендәге мазер төзелә. Квант генераторлары динамикасын, релаксация процессларын, экситоннар конденсациясен һәм көчле лазер нурланышының оптик материалларга йогынтысын өйрәнә[1].
Үтә күренмәле материалларның лазер тәэсирендә җимерелүенә багышланган хезмәтләрендә ташкынлы ионлашуның (лавинная ионизация) ролен тикшерә; хезмәткәрләре белән бергә лазерның пассив япкычы өчен үзгәртелгән полиметилметакрилат нигезендә оптик материал эшли. Компонентларның сызыкча булмаган сыну күрсәткечләре аермасына бәйле рәвештә бертөрле булмаган мохитләрдә яктылыкның сызыкча булмаган таралуын фаразлый. 350 дән артык фәнни басма авторы була. Квант электроникасы буенча халыкара СССР һәм Россия Фәннәр академиясенең оптика һәм лазер физикасы буенча фәнни советы бюросы составына керә[1][3].
Бүләкләре
- СССР Дәүләт бүләге (1976) — югары сизгерлекле квант көчәйткечләре төркемен эшләү һәм аларны ерак космик элемтә һәм радиоастрономия системаларына кертү өчен[5];
- Россия Фәннәр академиясенең А. М. Прохоров исемендәге алтын медале (2008; № 1) — радиоспектроскопияне, квант электроникасын һәм лазер физикасын үстерүгә багышланган хезмәтләр сериясе өчен[6].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Бункин Ф. В., Дианов Е. М., Зверев Г. М. и др. Памяти Александра Алексеевича Маненкова (02.01.1930 — 26.03.2014). Квантовая электроника (2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
- ↑ О присуждении золотой медали имени А. М. Прохорова 2008 года. Российская академия наук (9 сентябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 Александр Алексеевич Маненков. Институт общей физики имени А. М. Прохорова РАН. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2021. Архивировано 17 апрель 2021 года.
- ↑ Маненков, Александр Алексеевич. РГБ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2021. Архивировано 17 апрель 2021 года.
- ↑ Постановление ЦК КПСС и СМ СССР «О присуждении Государственных премий СССР в области науки и техники». Газета «Правда», 7 ноября 1976
- ↑ О присуждении золотой медали имени А. М. Прохорова 2008 года. РАН. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2021. Архивировано 17 апрель 2021 года.
Әдәбият
- Ежегодник Большой советской энциклопедии / гл. ред. Б. А. Введенский. — Москва : Большая советская энциклопедия, Вып. 21: 1977 / гл. ред. С. М. Ковалёв; редкол. Л. М. Володарский [и др.]. — 1977. — 637 с.