Александр Меринов
Биография
1919 елның 23 февралендә Вятка гебернасында (хәзерге Киров өлкәсе) туган.
Ул Казан медицина институтын хирург белгечлеге белән тәмамлый һәм Бөек Ватан сугышы башында аны Березникига билгелиләр.
Сугыш елларында 3143 нче эвакуация хастаханәсе җитәкчесе булып эшләде. Ул мускул-скелет системасы авырулары булган пациентларны дәвалауда махсуслашкан табиб буларак билгеле. Шулай ук, травматология һәм ортопедия бүлекләре белән җитәкчелек итә. Өч тапкыр яраланган солдатларны һәм Кызыл Армия офицерларын дәвалаганы өчен мактаулы сертификатлар белән бүләкләнә.
1950 нче еллар башында ул Березники шәһәр хастаханәсенең баш табибы булып эшләде. 1956 - 1986 елларда Пермь өлкәсендә беренче ортопедия бүлеген җитәкләде. Ул үз куллары белән егерме меңнән артык операция ясады [1].
Профессионал буларак, ул фәнни эшчәнлекнең мөһимлеген яхшы аңлый: ортопедия һәм травматология проблемалары турында күп фәнни мәкаләләр яза. Шулай ук, ул Перм фәнни хирурглар җәмгыятенең, Халыкара экология һәм тормыш куркынычсызлыгы җәмгыятенең мактаулы әгъзасы булып тора.
2006 елда үлә.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- РСФСРның мактаулы табибы (1977)
- СССР халык табибы (1982)
- Ленин ордены иясе
- Медальләр
- Березники шәһәренең мактаулы гражданины (1985).
Хәтер
- Березникида А. Меринов яшәгән йортта мемориаль такта ачылды [2]
Искәрмәләр
- ↑ Везде у нас почёт
- ↑ В Березниках установлены мемориальные доски березниковцам, внесшим значительный вклад в развитие города - Официальный сайт администрации города Березники, archived from the original on 2022-01-15, retrieved 2022-01-15