Александр Носатов
Алекса́ндр Миха́ил улы Носа́тов (Александр Носатов, рус. Александр Михаилович Носатов, 27 март 1963, Акъяр)— Россия хәрби эшлеклесе, адмирал (2018)[1]. 2021 елның 5 октябреннән 2024 елның 8 июленә кадәр ХДФ Баш штабы начальнигы — Россия ХДФ Баш командующегоның беренче урынбасары[2].
Балтыйк флоты башлыгы (2016 елның 17 сентябре — 2021 елның 5 октябре)[3][4].
Тормыш юлы
1963 елның 27 мартында Севастопольдә туа[5].
1985 елда П. С. Нахимов исемендәге Кара диңгез югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлый[5].
Офицерлык хезмәтен Тын океан флотында яр буе базасының техник хезмәт күрсәтү цехы лабораториясе инженеры (1985–1986) булып лейтенант чинында башлый, аннары эзлекле рәвештә «Стойкий»иэскадра миноносецының зенит-ракета батареясе командиры (1986–1989), «Безбоязненный» эскадра миноносецының ракета-артиллерия хәрби бүлегенең зенит дивизионы командиры (1989–1991)[6], 36-нчы ракета караплары дивизиясенең ракета коралы буенча флагман белгече ярдәмчесе (1991–1993), «Безбоязненный» эскадра миноносецының ракета-артиллерия хәрби бүлеге командиры (1993–1994), 36-нчы ракета караплары дивизиясенең ракета коралы буенча флагман белгече (1994–1997), «Варяг» гвардия ракета крейсеры командирының өлкән ярдәмчесе (1997–1998) вазыйфаларын башкара.
2000 елда Советлар Союзы Флоты Адмиралы Н. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясен тәмамлый[5] һәм «Быстрый» эскадра миноносецы командиры (2000–2002) итеп билгеләнә, аннары Тын океан флотының 36-нчы өстәге караплар дивизиясенең штаб начальнигы (2002–2005) һәм командиры (2005–2007) булып хезмәт итә[5].
2006 елның 15 декабрендә Россия Федерациясе Президенты указы белән «контр-адмирал» хәрби исеме бирелә[7].
2009 елның 30 маенда, РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлаганнан соң, Балтыйк флотының Балтыйк хәрби-диңгез базасы башлыгы итеп билгеләнә[8][5].
Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 27 гыйнварындагы указы белән Кара диңгез флоты башлыгы урынбасары итеп билгеләнә[9] (бу вазыйфада вице-адмирал Сергей Меняйлоны алыштыра), ә бер елдан соң, 2013 елның 2 февралендә, Кара диңгез флоты штабы начальнигы — башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнә[10].
2014 елның 5 маенда Россия Федерациясе Президенты указы белән «вице-адмирал» хәрби исеме бирелә[5].
2016 елның 5 апреленнән июненә кадәр — «Советлар Союзы Флоты Адмиралы Н. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясе» хәрби уку-фәнни үзәге начальнигы[11].
Балтыйк флоты башлыгы вице-адмирал Виктор Кравчук эшендәге җитди җитешсезлекләр өчен эшеннән алынганнан соң, 2016 елның 30 июнендә Балтыйк флоты башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[5]. РФ Президентының 2016 елның 17 сентябрендәге указы белән вице-адмирал Александр Михайлович Носатов Балтыйк флоты командующийы вазыйфасына билгеләнә[12]. 2016 елның 18 октябрендә аңа флот башлыгы штандарты тапшырыла[13].
Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 12 декабрендәге указы белән «адмирал» хәрби исеме бирелә.
2021 елның 5 октябрендә Россия ХДФ Баш штабы начальнигы — Россия ХДФ Баш командующегоның беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнә[14]. 2024 елның июлендә аның отставкага китүе билгеле була[2].
Халыкара санкцияләр
Төрле илләрнең халыкара санкцияләре астында тора. 2022 елның 12 мартыннан Европа берлегенең барлык илләре санкцияләре астында. 2022 елның 16 сентябреннән Бөекбритания санкцияләрендә. 2015 елның 17 февраленнән Канада санкцияләрендә. 2022 елның 16 мартыннан Швейцария санкцияләрендә. 2020 елның 1 октябреннән Австралия санкцияләрендә.
2018 елның 21 июненнән Украина санкцияләре астында.
Бүләкләре
- «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (IV дәрәҗә);
- «Хәрби казанышлар өчен» ордены[15];
- «Диңгез казанышлары өчен» ордены (2011)[16];
- «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (II дәрәҗә);
- «Россия флотына 300 ел» юбилей медале (1996);
- «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» юбилей медале (1988);
- «Хәрби хезмәттәге аермалы өчен» медале (I һәм II дәрәҗә);
- «Максатлы хезмәт өчен» медале (III дәрәҗә);
- «Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен» медале;
- «Крымны кайтарган өчен» медале (2014);
- «„Кавказ 2012“ стратегик команда-штаб укулары» медале (2012);
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы.
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 12.12.2018 № 709 «О присвоении воинских званий высших офицеров и специальных званий высшего начальствующего состава». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2018. Архивировано 15 декабрь 2018 года.
- ↑ 1 2 Море забот: почему произошли кадровые перестановки в руководстве флота (2024-07-08). 9 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Вице-адмирал Александр Носатов назначен врио командующего Балтфлотом. РИА Новости (30 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2016. Архивировано 1 июль 2016 года.
- ↑ СМИ сообщили o назначении Носатова врио командующего Балтийским флотом. РБК (30 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2016. Архивировано 30 июнь 2016 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Биография Александра Носатова. РИА Новости (1 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2016. Архивировано 18 сентябрь 2016 года.
- ↑ Бу вазыйфада 1990 елда аңа СССР оборона министры приказы белән вакытыннан алда капитан-лейтенант хәрби исеме бирелә. Мәгълүмат: Официальный отдел. Воинские звания — досрочно. // Морской сборник. — 1990. — № 10. — С. 12.
- ↑ Официальный отдел. Из Указов Президента Российской Федерации. // Морской сборник. — 2007. — № 1. — С. 10–11.
- ↑ Официальный отдел. Назначения. // Морской сборник. — 2009. — № 9. — С. 4.
- ↑ Официальный отдел. Из Указов Президента Российской Федерации. // Морской сборник. — 2012. — № 5. — С. 4.
- ↑ Официальный отдел. Назначения. // Морской сборник. — 2013. — № 4. — С. 3.
- ↑ Официальный отдел. Из Указов Президента Российской Федерации. // Морской сборник. — 2016. — № 6. — С. 3-4.
- ↑ Вице-адмирал Александр Носатов назначен на должность командующего Балтийским флотом : Министерство обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2016. Архивировано 11 октябрь 2016 года.
- ↑ В Калининграде прошла церемония вручения штандарта командующему Балтийским флотом вице-адмиралу Александру Носатову : Министерство обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2016. Архивировано 19 октябрь 2016 года.
- ↑ Замминистра обороны Картаполова уволили с военной службы. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2021. Архивировано 5 октябрь 2021 года.
- ↑ Носатов Александр Михайлович. Сайт Министерства обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2016. Архивировано 20 август 2016 года.
- ↑ Светлана Песоцкая. Командующий: Балтфлот ежегодно будет получать новые корабли и военную технику. Российская газета (16 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2016. Архивировано 7 август 2016 года.