Александр Спиридонович Артемьев
РУВИКИ проектының татар бүлегендә Артемьев фамилияле башка кешеләр дә бар.
Александр Спиридонович Артемьев | |
---|---|
Туган көне | 14 сентябрь 1924 |
Туган | |
Вафат көне | 5 август 1998 (73 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | поэт, әдәби тәнкыйтьче, прозачы, тәрҗемәче, язучы |
Бүләк һәм премияләр |
Александр Спиридонович Артемьев (1924 елның 14 сентябре, Тури-Выла авылы, Чуаш АӨ — 1998 елның 5 августы, Чабаксар, Чуашстан) — чуаш прозаигы, шагыйре һәм әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, Чуашстанның халык язучысы.
Тәрҗемәи хәле
1924 елның 14 сентябрендә Чуаш автономияле өлкәсенең Ядернә өязе Тури-Выла (хәзерге Чуашстанның Әлек районына карый) авылында туган. Чуашстанның Красночетай районы Штанаши авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, сугышка китә. Башта ул рядовой, аннары кече командир. Нацист Германиясен җиңгәннән соң Маньчжуриядә сугыша. Сугышларда өч тапкыр яралана. Сугыш медалье белән бүләкләнгән.
Демобилизациядән соң туган авылында уку-укыту бүлеге мөдире, «Ялав» һәм «Тыван Атыл» журналларының җаваплы секретаре булып эшли, бер үк вакытта читтән торып А.М. Горький исемендәге әдәби институтта укый. Бу елларда үзенең беренче лирик шигырьләрен бастыра.
1951 елдан СССР Язучылар берлегендә.
Александр Спиридонович әдәби иҗатын шигырьләрдән башлый. Аның шигырьләрендә халыкның яраткан җырлары: «Ах, пĕлесчĕ» (Ах, белергә иде), «Çуралнă çĕршыв» (Туган як), «Салампи юрри» (Салампи җыры) һәм башкалар бар.
Александр Артемьев А.Пушкин, М. Лермонтов, И. Тургенев, Л. Толстой, И. Гете һ. б. әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итә.
Китаплары
- «Ан авăн шĕшкĕ» (Бөгелмә чикләвек) (1950);
- «Салампи» (1956, 1960, 1966, 1983);
- «Улма йывăç авăнать» (Алмагач бөгелә) (1958);
- «Тăвăл умĕн» (Давыл алдыннан) (1975);
- «Юлашки юрă» (Соңгы җыр) (1981);
- «Пурнăç чăнлăхĕпе писатель ăсталăхĕ» (Язучының чын тормышыһәм осталыгыя) (1984);
- «Суйласа илнисем», икĕ томлă (Сайланма әсәрләр,ике томда) 1986).
Чыганаклар
- Аликовская энциклопедия / Редколлегия: Л. А. Ефимов, Е. Л. Ефимов, А. А. Ананьев, Г. К. Терентьев. — Чебоксары, 2009. ISBN 978-5-7670-1630-3.
- Чăваш литературин антологийĕ / Сост.: Д. В. Гордеев, Ю. А. Силэм. — Чебоксары, 2003. ISBN 5-7670-1279-2 .
- 14 сентябрь көнне туганнар
- 1924 елда туганнар
- Чабаксар өязендә туганнар
- 5 август көнне вафат булганнар
- 1998 елда вафат булганнар
- Чабаксарда вафатлар
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Әлифба буенча тәрҗемәчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- Русия шагыйрьләре
- Русия тәрҗемәчеләре
- Русия язучылары
- РУВИКИ:Параметрларсыз калыплар
- Әдәбият институтын тәмамлаучылар
- Чуаш язучылары
- Чуаш шагыйрьләре
- СРБ Язучылар берлеге әгъзалары
- Чуаш АССР халык язучылары