Алексей Жаглин

Алексей Николай улы Жаглин (Алексей Жаглин, рус. Алексей Николаевич Жаглин, 25 июнь 1977, Тольятти, Самара өлкәсе) — Россия хоккейчысы, сакчы; тренер.

Тормыш юлы

Тольятти хоккей мәктәбе тәрбияләнүчесе. 1994 елдан Россия ачык чемпионатында уйнаган «Лада-2» клубы составына керә. 1996 елдан «Лада» (Милләтара хоккей лигасы) составында чыгыш ясый, 1996/1997 еллар сезонында шулай ук Яшьләр хоккей Лигасының башка клубына — Түбән Каманың «Нефтехимик» командасына аренда хокукында күчә. 1997–2000 елларда Яшьләр хоккей Лигасының (соңрак — Суперлиганың) тагын бер клубы — Самараның ЦСК ВВС командасы өчен уйный.

2000 елдан соң Югары лиганың һәм Бөтенроссия хоккей лигасының берничә клубында чыгыш ясый: Лениногорскның «Нефтяник» (1999–2001 һәм 2004/2005), Заволжье шәһәренең «Мотор» (2001/2002), Түбән Новгородның «Торпедо» (2002/2003), Кирово-Чепецкның «Олимпия» (2002–2004), Пензаның «Дизель» (2004–2011), кабаттан ЦСК ВВС (2011–2013) һәм «Лада» (2011/2012) командаларында уйный. Пензаның «Дизель» клубы тарихында Россия чорында иң күп матч үткәргән рекордчыларның берсе булып тора[1].

Тренерлык карьерасы

2014 елда Пензаның «Дизелист» клубы ( «Дизель»ның яшьләр командасы) тренерлар штабына керә. 2015 елдан Тольяттида яшүьсмерләр командаларында эшли. 2019 елдан «Мордовия Саранск» хоккей мәктәбенең тренер-укытучысы булып тора[2]. 2025 елда «МГУ-Талина» хоккей клубының баш тренеры итеп билгеләнә[3].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Россия чемпионатының Югары лигасында бронза призер: 2009/2010 («Дизель» ХК составында);
  • Югары лиганың регуляр чемпионаты җиңүчесе («Көнбатыш» дивизионы): 2008/2009, 2009/2010.

Искәрмәләр

  1. ↑ Жаглин Алексей. Всероссийская хоккейная лига. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  2. ↑ Жаглин Алексей Николаевич. R-Hockey.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  3. ↑ Хоккейные обновления: в составе команды «МГУ-Талина» новый тренер. МГУ им. Н. П. Огарёва (28 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.