Алексей Заварухин

Алексей Борисович Заварухин (Алексей Заварухин, рус. Алексей Борисович Заварухин, 30 октябрь 1980, Чиләбе) — Россия хоккейчысы, үзәк һөҗүмче; тренер.

Тормыш юлы

Николая Заварухинның туганнан туганы. Чиләбенең «Трактор» командасы тәрбияләнүчесе.

Профессиональ карьерасын 2000 елда «Трактор» составында башлый, аңа кадәр клубның фарм-командасында, шулай ук «Мечел»ның икенче командасында чыгыш ясый. Дебют сезонында 61 матч үткәреп, 20 (7+13) очко җыя, ә команда югары лигага төшә. Биш сезоннан соң «Трактор» элитага әйләнеп кайта. Бу вакытка Заварухин команда капитанына әйләнә; барлыгы клуб составында тугыз сезон дәвамында чыгыш ясап, 482 матчта 181 (82+99) очко җыя.

2009 елның 22 маенда Мәскәүнең «Спартак» клубы белән ике еллык контракт төзи[1]. 27 матч үткәргәч, 3 декабрьдә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасына Андрей Кузьминга алмаштырыла[2]. Яңа клубта дүрт уен гына уйнап, «Трактор»га әйләнеп кайта[3], анда сезонның калган өлешендә 22 матчта 9 (6+3) очко җыя.

2010 елның 26 июлендә, клуб белән яңа контракт суммасы турында килешә алмыйча[4], килешүне өзә[5]. 12 августта ике елга Новосибирскның «Сибирь» командасы уенчысы була[6]. 2010/11 сезонында 51 матч үткәрә, 16 (5+11) очко җыя. 2011 елның 6 сентябрендә Новосибирск клубы җитәкчелеге уенчы белән хушлашырга карар итә[7].

Бер атнадан соң Заварухин ВХЛда чыгыш ясаучы «Мечел» белән контракт төзи[8], әмма дүрт уеннан соң ук яңадан Континенталь хоккей лигасына кайта һәм Мәскәүнең «Спартак» клубы белән сезон ахырына кадәр килешү төзи[9].

2012 елдан 2016 елга кадәр «Челмет» клубында уйный[10].

2022 елда «Спартак» командасы тренеры була[11]. 2023–2024 елларда «Трактор» хоккей клубы тренеры була[12]. 2025 елда «Автомобилист» командасының тренерлар штабына керә[13].

Статистика

Легенда
  И  Үткәрелгән уеннар саны  Штр  Штраф вакыты   +/−  Плюс-минус
  Г  Голлар    П Нәтиҗәле паслар    О Очко
   - Статистика билгеле түгел    — Статистика исәпкә алынмаган

Клуб карьерасы

Регуляр сезон Плей-офф
Сезон Команда Лига У Г П М +/− Штр У Г П М +/− Штр
2000/01 Трактор Суперлига 46 7 10 17 13 20 14 0 3 3 -8 30
2001/02 Трактор Югары лига 48 5 7 12 -5 18
2002/03 Трактор Югары лига 42 11 5 16 +5 16
2003/04 Трактор Югары лига 44 5 5 10 +6 22 14 2 0 2 -1 2
2004/05 Трактор Югары лига 41 8 4 12 +17 6 8 2 1 3 +3 0
2005/06 Трактор Югары лига 42 6 10 16 +16 10 10 4 4 8 +6 8
2006/07 Трактор Суперлига 54 9 10 19 -1 40
2007/08 Трактор Суперлига 56 13 23 36 -2 77 3 0 0 0 -1 0
2008/09 Трактор КХЛ 56 10 17 27 +3 46 3 0 0 0 -3 0
2009/10 Спартак Мәскәү КХЛ 27 2 2 4 -1 16
2009/10 Нефтехимик КХЛ 4 0 1 1 -2 2
2009/10 Трактор КХЛ 18 6 1 7 -2 18 4 0 2 2 -2 2
2010/11 Сибирь КХЛ 48 5 11 16 -5 44 3 0 0 0 -3 0
2011/12 Мечел ВХЛ 4 0 0 0 +1 4
2011/12 Спартак Мәскәү КХЛ 48 5 2 7 -8 28
2012/13 Автомобилист КХЛ 20 0 1 1 -8 4
2012/13 Челмет ВХЛ 20 1 7 8 -1 32
2013/14a Трактор КХЛ 18 6 2 8 3 2 8 0 1 1 1 4
2013/14 Челмет ВХЛ 27 5 14 19 -3 10
2014/15 Трактор КХЛ 17 0 2 2 0 2
2014/15 Челмет ВХЛ 33 1 7 8 -7 41 6 2 0 2 3 6
2015/16 Челмет ВХЛ 47 3 6 9 -2 18 7 0 4 4 1 10
КХЛда барлыгы 182 26 33 59 -13 140 10 0 2 2 -8 2
ВХЛда барлыгы 131 10 34 44 -12 105 13 2 4 6 4 16
Югары лигада барлыгы 263 42 41 83 52 92 49 11 8 19 2 40

a Бу сезонда «Плей-офф»та уенчының Өмет кубогындагы статистикасы исәпкә алына.

Искәрмәләр

  1. «Спартак» подписал контракт с Алексеем Заварухиным, sports.ru (2009-05-22). 27 декабрь 2011 тикшерелде.
  2. «Спартак» обменял Заварухина в «Нефтехимик», sports.ru (2009-12-03). 27 декабрь 2011 тикшерелде.
  3. Алексей Заварухин вернулся в «Трактор», sports.ru (2009-12-25). 27 декабрь 2011 тикшерелде.
  4. Алексей Заварухин: «Обида на «Трактор» осталась», sports.ru (2010-08-20). 27 декабрь 2011 тикшерелде.
  5. Заварухин расторг контракт с «Трактором», sports.ru (2010-07-26). 27 декабрь 2011 тикшерелде.
  6. Алексей Заварухин продолжит карьеру в «Сибири», sports.ru (2010-08-12). 27 декабрь 2011 тикшерелде.
  7. Минус Заварухин, hcsibir.ru (2011-09-06). 27 декабрь 2011 тикшерелде.
  8. «Мечел» подписал экс-хоккеистов «Автомобилиста» и «Сибири», news.sport-express.ru (2011-09-13). 27 декабрь 2011 тикшерелде.
  9. Рокировка, spartak.ru (2011-09-29). 27 декабрь 2011 тикшерелде.
  10. Всероссийская хоккейная лига. Заварухин Алексей. vhlru.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  11. КХЛ. Заварухин Алексей. khl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  12. Тренер Алексей Заварухин покинул систему клуба "Трактор". РИА Новости (8 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  13. РИА Новости. В тренерский штаб екатеринбургского "Автомобилиста" вошли Заварухин и Гольц. ria.ru (31 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.