Алексей Чернецов
Тәрҗемәи хәле
Чернецов Алексей Владимирович 1945 елның 1 мартында Мәскәүдә туган.
Белеме
Алексей Чернецов 1968 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган.[2]
Югары уку йортын тәмамлагач ССБР фәннәр академиясенең археология институты хезмәткәре булып эшли (хәзерге Россия Фәннәр Академиясенең археология Институты), 1968 — 1972 елларда Мәскәү дәүләт университетының археология кафедрасында аспирантурада читтән торып укый. 1973 елда «Борынгы Русь сөрү коралы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый[3], 1988 елда "XIV—XV гасырда феодаль Русьтә дөнья символикасы" дигән темага докторлык диссертациясе яклый[4], академик Б А. Рыбаков аның укытучысы була.
Эшмәкәрлеге
Археология институтында 1968-1991 елларда лаборант, өлкән лаборант, кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәтче вазифаларында эшли.
1991 елда Алексей Чернецов РФА Археология институтының славян-рус археологиясе бүлеген җитәкли һәм укытучылык буенча эшчәнлек башлый — башта изге Иоанн Богослов исемендәге Россия православие университетында (ПУ), аннары — Россия дәүләт гуманитар университетында (РГГУ, 1996 елдан бу югары уку йортының музеелогия кафедрасы профессоры була).[2]
А. В. Чернецов РФА Археология институтының фәнни советы әгъзасы (1991 елдан), институтның саклау (хранитель) советы әгъзасы (1988 елдан); РГГУ саклау (хранитель) советы әгъзасы (2001 елдан). Шулай ук "Живая старина" журналының редколлегия әгъзасы (1994 елдан) "Российская археология" журналының редколлегиясендә эшли (2001 елдан).
Алексей Владимирович 1994-1996 елларда "РФ-ның танылган галиме" дәүләт фәнни стипендиясенең стипендиаты була. 1998 елдан 1999 елга кадәр Принстонда, Акшта перспективалы эзләнү институты әгъзасы булып хезмәт итә.
Әдәбият
- В Челяп П. Чернецов Алексей Владимирович // Рязань энциклопедия. Т. III. Рязань, 2002.
Сылтамалар
- АЛЕКСЕЙ ВЛАДИМИРОВИЧ ЧЕРНЕЦОВ
- Кистень со Старой Рязани
- arheologija.ru/k-60-letiyu-alekseya-vladimirovicha-chernetsova/ К 60-летию Алексей Владимирович Чернецов