Алсу Бәхтиева
Алсу Бәхтиева (Алсу Исмәгыйль кызы Бәхтиева, рус. Алсу Исмагиловна Бахтиева, 26 июль 1970, Югары Таулыкай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — театр актёры, җырчы. 1993 елдан Арыслан Мәбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт театры, 2000 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актеры. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2004). Башкортстан Республикасының халык артисты (2021)[1].
Тормыш һәм иҗат юлы
Алсу Исмәгыйль кызы Бәхтиева 1970 елның 26 июлендә БАССРның Баймак районы Югары Таулыкай авылында ишле гаиләдә алтынчы бала булып туган[2]. 8-нче классны тамамлаганнан соң Сибай педагогия училищесына башлангыч класслар бүлегенә укырга керә.
1989 елда Уфа дәүләт сәнгать институтынының театр факультетына керә. Шул ук вакытта «Кәрвансарай» фольклор-эстрада төркемендә үзенең вокаль карьерасын башлый[3]. 1993 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлагач, Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрына эшкә җибәрелә. Монда Алсу Бәхтиева бик матур, нәфис образлар тудыра, халык аны бик җылы кабул итә.
Сибай театрында уйнаган рольләреннән: Әсифә (Б. Исхуҗин, «Соңгы Акчарлак»,) Саҗидә (К. Тинчурин, «Казан сөлгесе»), Наза (Б. Бикбай, З. Исмәгыйлев «Кодача»), Гөлсәрия (Г. Әхмәтхуҗина, «Абыстай»), Диләрә (Ф. Бүләков, «Кызлар ни өчен елый»), Сәйдә (И. Абдуллин «Тиле яшьлек»), Шарлотта (Мольер, «Дон Жуан»), Гөлзифа әби (Р. Кинҗәбаев, «Их, Байтимер дуҫ»), Ак тавык (Г. Юнысова, «Очып булмый канатсыҙ»)[3].
2000 елда сәләтле актриса Башкортостанның башкаласына күчә һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли башлый.
Алсу Бәхтиева җырчы буларак та билгеле. «Түҙерлитә», «Атайыма йыр», «Төн», «Мәктәп вальсы», «hандуғас» һәм башка җырларны башкара. 2019 елда «Башкорт йыры» телевизион музыкаль конкурсында чыгыш ясый[4]. 2025 елда Башкортстанның атказанган артисты Ришат Хәмитовның «Көзләремә кереп барганда» юбилей концертында катнаша[5].
Академия театрындагы рольләре
- «Мөхәббәт карагы» (Ф. Бүләков) — Җәмилә;
- «Нәркәс» (И. Йомагулов) — Тимерханның әнисе, ырымчылыр;
- «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» (Н. Асанбаев) — Бүләкбикә, Фәдимә;
- «Шәүрәкәй» (М. Бурангулов) — Сабира, чәчән кыҙ;
- «Кодача» (Б. Бикбай, З. Исмәгыйлев) — Шәмсия;
- «Урал Батыр» эпосы — Алсу;
- «Эй, кешеләр, сөйкемле кешеләр» (В. Шукшин) — сатучы, Максимның хатыны;
- «Озын-озак балачак» (М. Кәрим) — Ниса;
- «Салават» (М. Кәрим) — Мария;
- «Башмагым»(Х. Ибраһимов) — Маһруй.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Искәрмәләр
- ↑ Радий Хабиров наградил работников культуры и искусства Башкортостана
- ↑ Әйткәндәрем килә алдыма(үле сылтама)
- ↑ 1 2 Баймак районының күренекле уллары һәм кызлары. Библиографик күрсәткеч. Башкортстан Республикасы, Баймак каласы, 2010 ел
- ↑ В ГКЗ «Башкортостан» пройдет телевизионный конкурс «Башҡорт йыры». ГКЗ «Башкортостан». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Заслуженный артист Башкортостана Ришат Хамитов представит юбилейный вечер в Стерлитамаке. Культурный мир Башкортостана (1 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
Әдәбият
- Баймакская Энциклопедия / гл.ред. И. Х. Ситдыйков — Уфа: Башк.энцикл., 2013. — 640 с.: ил., карты, ноты.