Альберт Абдрахманов

Абдрахманов Альберт Хәй улы (Альберт Абдрахманов, рус. Абдрахманов Альберт Хаевич, 20 июль 1941, Казан) - совет һәм Россия инженеры. СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1987), Татарстан Республикасның атказанган машина төзүчесе (1987).

Тәрҗемәи хәле

1941 елның 20 июлендә туган. 1969 елда Казан авиация институтын тәмамлый.

1965–1970 елларда — Гражданнар авиациясе Идел буе идарәсенең Казан берләштерелгән авиаотрядында смена начальнигы, элемтә инженеры.

1970–1975 елларда Исәпләү техникасы дәүләт фәнни-тикшеренү проблемалары институтында фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнә.

1975–1994 елларда Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсендә (КПО ВС) эшли: бүлек начальнигы, махсус конструкторлык бюросының баш инженеры була; 1987 елдан — заводның баш инженеры; 1989 елдан — заводның генераль директоры урынбасары.

1994–1995 елларда — «Алга-интер» консорциумының генераль директоры[1].

1995–1997 елларда — «Олимп» Үзәк сәүдә йорты директоры.

1997–1998 елларда Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының сәнәгать департаментының техник сәясәт идарәсе белән җитәкчелек итә.

1998-2004 елларда - Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының халык хуҗалыгы тармакларын икътисадый анализлауның җыелма бүлеге башлыгы[2].

1994-1995 елларда - үзәк сәүдә йорты директоры, 1995-1997 елларда - дәүләт милке белән идарә итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының сәнәгать департаментының техник сәясәт идарәсе белән җитәкчелек итә.

Фәнни эшчәнлеге

Бердәм система звенолары өчен тест тәэминатын һәм операцион системаларны эшләү һәм производствога кертү җитәкчесе (ЕС-1030, ЕС-1033, ЕС-1045, ЕС-1046, ЕС-1007, птд-5). «ICL-КПО ВС» ААҖ оешмасының төп инициаторларының берсе.

СССР Дәүләт премиясе ЭВМ бердәм системасының операцион системаларын булдыру һәм гамәлгә кертү өчен бирелә.

Бүләкләре

  • ССРБ Дәүләт премиясе (1987);
  • "Мактаулы радист" (1987);
  • Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе (2001);
  • Татарстан Республикасының Мактау грамотасы(1992);
  • 3 СССР/РФ медале;
  • 4 ВДНХ медале.

Искәрмәләр

  1. Абдрахманов Альберт Хаевич. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  2. admin. Абдрахманов Альберт Хаевич. Казанский компьютерный музей (11 ноябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.

Әдәбият

  • Дегтярёв, Г. Л., Гортышов, Ю. Ф., Сафариев, М. С. КАИ — национальный исследовательский университет / под ред. Ю. Ф. Гортышова. — 2-е изд., испр. и доп.. — Казань: Издательство КНИТУ-КАИ, 2017. — 568 с.