Альбина Бурангулова

Альбина Бурангулова (рус. Бурангулова Альбина Ванцетовна; 10 май 1961 ел, Уфа шәһәре) — галим-табиб, Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2007). Башкортстан Республикасының дүртенче һәм бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Җәмәгать эшлеклесе. «Бердәм Россия» Бөтенрусия сәяси фиркасе әгъзасы. Милләте — башкорт[1].

Тәрҗемәи хәле

Альбина Ванцет кызы Бурангулова 1961 елның 10 маенда Уфа шәһәрендә Башкорт АССР Югары суды судьясы, Башкорт АССР-ның атказанган юристы Бурангулов Ванцет Камил улы[2] гаиләсендә туган.

Югары белемле. Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1996 елда Уфа шәһәренең 17-нче клиник хастаханәсендә табиб булып эшләүдән башлый.

1985 елдан — Уфа шәһәре 31-нче кала балалар поликлиникасында участок табибы.

1989 елдан — Уфа шәһәре 6 нчы балалар поликлиникасының баш табибы.

1996 елдан Уфа шәһәренең 8-нче балалар поликлиникасының баш табибы[1].

Җәмәгать эшчәнлеге

2008 елда Башкортстан Республикасының дүртенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайлана, Социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау буенча комитет җитәкчесе була. Башкортстан Республикасының 5-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтаена Бердәм республика сайлау округыннан депутат итеп сайлана, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары булып эшли[3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

2007 елның 9 июнендә Бурангулова Альбина Ванцет кызына Башкортстан Республикасы Президентының УП-250-нче Указы белән «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелә[4].

Гаиләсе

Кияүдә. Гаиләдә бер кыз тәрбияләп үстергәннәр[1]

Шулай ук карагыз

  • Башкортстан Республикасының 5-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары
  • Башкортстан Республикасының 4-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары