Альфред Нойес
Тәрҗемәи хәле
Нойес Англиянең Стаффордшир графлыгында урнашкан Вулверһемптон шәһәрендә дөньяга килә. Аның әтисе, Альфред Нойес, латин һәм грек телләрен укытучысы булган. Альфред Эксетер көллиятендә укый, аннары соң Оксфорд университетына керә, ләкин аны тәмамламый.
1914—1923 елларда ул Принстон университетында инглиз әдәбиятын укыта. 1929 елда гаиләсе белән Уайт утравында яши башлый. Барлыгы ике тапкыр өйләнгән була.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Альфред Нойес АКШта һәм Канадада яши. 1949 елда ул кире Англиягә кайта.
1958 елда, 77 яшендә, Альфред Нойес вафат була. Аның кабере Уайт утравында урнаша.
Иҗат
Альфред Нойес барлыгы алтмышлап китап яза. Алар арасында һәм шигырьләр, һәм хикәяләр җынтыклары, романнар бар. Иҗатында ул классик, традицион әдәби стильны саклый. Альфред Теннисон һәм Уильям Вордсворт традицияләрен дәвам итә.
21 яшендә ул «The Loom of Years» исемле беренче шигырьләр җыентыгын бастыра. 1903—1913 елларда ул тагын 5 җыентыкны бастыра. 1918 елда исә ул хикәяләр җыентыгын бастыра. Моннан соң ул тагын дистәләрчә җыентыклар чыгара. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, АКШта һәм Канадада яшәгәндә, Альфред Нойес шигырьләрендә инглиз гаскәриләренә мәдхия җырлый. 1953 елда ул үз автобиографисен чыгара.
Аның соңгы шигырьләр җыентыгы 1956 елда чыга.
Сылтамалар
- Альфред Нóйес иҗаты [ингл.]