Амагасаки

Амагасаки (яп. 尼崎市)Япония дәүләтенең Flag of Hyogo Prefecture.svgХиого префектурасында урнашкан үзәк шәһәр. Аңа 1916 елның 1 апрелендә нигез салынган.

Тарихы

XVII – XIX гасыр азагында хәзерге Амагасаки территориясендә Амагасаки кенәзлегенең сәйәси үзәге булып хезмәт иткән ныклык торган. Амагасаки шәһәре 1916 елның 1 апрелендә шәһәр статусын ала.[1]

1995 елда җир тетрәүдән зыян күргән.

Халкы

1965 ел мәгълүматлары буенча, 501 мең кеше яшәгән.

Халык саны
2010[2]2015[2]1 мар 2021
453 748452 563450 506

2008 елның 1 гыйнварына шәһәрдә 461202 кеше яшәгән.[3] Халык тыгызлыгы - 1 км²-га 9267 кеше тәшкил иткән.[3]

Географиясе

Хонсю утравының көньяк яр буенда, Йодо елгасы Осак култыгына кушылган җирдә урнашкан. Шәһәр территориясе 49.77 км² тәшкил итә.[4][5]

Икътисады

XX гасырда Амагасаки эре индустриаль үзәккә әверелә. Шәһәр Хансин (яп. 阪神工業地帯 Хансин ко:гё: титай) үзәген Осака, Кобе һәм Киото шәһәрләре тәшкил иткән сәнәгать зонасына керә. Шәһәрдә кара металлургия, электромашина төзелеше, транспорт чаралары, химикатлар, цемент һәм кәгазь җитештерү үсеш алган. Сәнәгать предприятиеләре, нигездә, эчке Япон диңгезенең яр буенда урнашкан.

Асылда, Осака шәһәренең көнбатыш юлдаш шәһәре. Осака — Кобе индустриаль районында шактый авыр сәнәгать үзәге. Металлургия, машина төзелеше, химия, текстиль, керамика, цемент, пыяла сәнәгате үсешкән. Эре ТЭСы бар.

Символикасы

Чәчәкле кизил шәһәрнең агачы, олеандр чәчәге санала ә чәчәкле үсемлеге — бегония[6].

Танылган кешеләре

Амагасакида хәзерге шәһәр урнашкан территориядә XVII-XVIII гасырларда танылган япон драматургы Тикамацу Мондзаэмон яшәгән.

Амагасакида Формула-1 узышсысы Камуи Кобаяси туган.

Кардәш шәһәрләр

Искәрмәләр

  1. Юити Сато (佐藤裕一). Введение в древнюю историю Японии. (日本古代史入門)
  2. 1 2 System of Social and Demographic Statistics of Japan - Total population (Both sexes)Япунстан статистика бирасы.
  3. 1 2 Official Japan Statistics Bureau: Population Estimates
  4. Geospatial Information Authority of Japan [яп.]
  5. Statistical Handbook of Japan. Land and Climate (ингл.). Японское бюро статистики (2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2010. Архивировано из оригинала 13 ноябрь 2009 года.
  6. 1 2 Amagasaki Data (ингл.) [недоступная ссылка — история]. Amagasaki City. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июль 2010. Архивировано 2 май 2012 года.

Чыганаклар

  • Япония: Справочник / Составители: В. Н. Ерёмин, К. О. Саркисов, А. И. Сенаторов; Под общ. ред. Г. Ф. Кима, К. О. Саркисова, А. И. Сенаторова. — М.: Республика, 1992. — 544 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-250-01254-X
  • А — Анкетирование. — М., 2005. — С. 583. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 1). — ISBN 5-85270-329-X.
  • Официальный сайт [яп.]
  • Калып:ССГН
  • [1]
  • БРЭ 2021 елның 29 апрель көнендә архивланган.

Тема буенча өстәмә