Америка психопаты (фильм)
«Америка психопаты» (ингл. American Psycho) — 2000 елда Бретт Истон Эллисның шул ук исемдәге романы буенча сатирик куркыныч фильм. Патрик Бэтман ролен Кристиан Бэйл башкара.
Рольләрне башкаручылар
| Актёр | Роль |
|---|---|
| Кристиан Бэйл | Патрик Бэйтман |
| Уиллем Дефо | детектив Дональд Кимбалл |
| Хлоя Севиньи | Джин |
| Җастин Теру | Тимоти Брайс |
| Джош Лукас | Крэйг МакДермотт |
| Билл Сәйҗ | Дэвид ван Паттен |
| Джаред Лето | Пол Аллен |
| Риз Уизерспун | Эвелин Уильямс |
| Саманта Матис | Кортни Роулинсон |
| Мәтт Росс | Луис Карутерс |
| Кара Сеймур | Кристи |
| Гвиневер Төрнер | Элизабет |
Җитештерү
Мэри Хэррон фильмның режиссеры була, шулай ук Гвиневер Төрнер белән сценарий язган.
Башта фильмда катнашу белән Джонни Депп кызыксына. Бэтман роле белән Леонардо Ди Каприо кызыксынгач, фильмның бюджеты кискен арта, ә проекттан Кристиан Бэйлны гына түгел, ә режиссер Мэри Хэрронны да китәргә сорыйлар, чөнки ул Бэйлның төп ролдә катнашуын таләп итә. Күп кенә активистлар, шул исәптән феминистка Глория Стайнем, бу фильмда иң югары түләнә торган актерларның берсенең катнашуына каршы була. Соңрак Хэрронны режиссер вазифасына фильм бюджеты 10 миллион доллардан артмаса, ә икенчел персонажлар роленә танылган актерлар алынса гына кайтаралар. Соңрак Хэрронны режиссер вазифасына кайтаралар, әмма фильм бюджеты 10 миллион доллардан артмаса, ә икенчел персонажлар роленә танылган актерлар алынса[1].
Искәрмәләр
- ↑ American Psycho: the story behind the film. The Guardian (24 март 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2017. Архивировано 25 февраль 2021 года.