Кристиан Бэйл

Кри́стиан Чарльз Фи́лип Бэйл (ингл. Christian Charles Philip Bale) — британ киноактеры, тумышы белән Велстән. 2010 елда АКШ ватандашлыгын ала. «Көрәшче» фильмында икенче пландагы роле өчен «Алтын глобус» һәм «Оскар» премияләре лауреаты. Күбрәк Кристофер Ноланның «Бэтмен» трилогиясендә Бэтмен ролен башкаруы белән танылган.

1974 елның 30 гыйнварында Велс көнбатышындагы Пембрукшир каласында туа. Балачагы Бөекбритания, Португалия һәм АКШта үтә. Актерлык карьерасын 9 яшеннән, 1983 елдан рекламадан башлый.

Дөньякъләм танылу Кристиан Бэйлга 1987 елда чыккан Стивен Спилбергның «Кояш империясе» фильмы алып килә. 1992 елдан башлап актер Лос-Анджелеста яши.

Кристиан Бэйл төшкән танылган фильмнар арасында «Эквилибриум», «Бэтмен» трилогиясе, «Престиж», «Терминатор: котылу», «Джонни Д.», «Көрәшче», «Америка психопаты» кебек фильмнар бар.

Искәрмәләр