Амиран Ревишвили

Амиран Ревишвили(гөрҗ. ამირან შოთას ძე რევიშვილი; рус. Амиран Шотаевич Ревишвили, 11 февраль 1956, Мәскәү) — совет һәм Россия табиб-кардиохирургы, уйлап табучы, галим, медицина фәннәрен оештыручы, профессор. РФА һәм РАМН академигы, РАМН Президиумы әгъзасы, А. В. Вишневский исемендәге хирургия милли медицина тикшеренү үзәге директоры (2015), Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы һәм эндоскописты, йөрәктә уникаль операцияләр ясаучы белгеч[1], Россия аритмологлар җәмгыяте президенты[2].

ССРБ дәүләт премиясе (1986), Россия Федерациясенең дәүләт премиясе (2017) һәм Россия федерациясе хөкүмәте премиясе (2003) лауреаты.

Тормыш юлы

Амиран Ревишвили 1956 елның 11 февралендә Мәскәү шәһәрендә туа, Измайлово районында үсә. Әнисе — Нина Ивановна Комарова, укытучы, мәктәп директоры була. Әтисе — Шота Ревишвили, инженер, архитектор һәм рәссам булып эшли[1].

1979 елда И. М. Сеченов исемендәге 1 нче Мәскәү медицина институтын һәм шул ук институтның аспирантурасын тәмамлый.

1982–1998 елларда Ревишвили А. Н. Бакулев исемендәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтында өлкән фәнни хезмәткәр, аннары гипербарик оксигенация лабораториясе җитәкчесе булып эшли.

1990 елда докторлык диссертациясен яклый, профессор гыйльми исеменә ия була.

2002 елның 6 апрелендә Ревишвили «кардиохирургия» белгечлеге буенча РАМН мөхбир әгъзасы итеп сайлана.

2011 елның 9 декабрендә РАМН академигы итеп сайлана.

Россия Фәннәр академиясенең физиология һәм фундаменталь медицина бүлеге буенча гамәлдәге әгъзасы[3].

2015 елда Ревишвили Мәскәүдәге А. В. Вишневский исемендәге Хирургия милли медицина тикшеренү үзәген җитәкли. Йөрәктә уникаль инновацион операцияләр, аерым алганда, аритмияне бетерү буенча эндоскопик операцияләр ясый[1].

2025 елда Тамбовта яңа Россия җиһазлары ярдәмендә катлаулы йөрәк операциясе үткәрә — Тамбов өлкәсендә мондый операцияне беренче тапкыр ясыйлар[4].

Россия аритмологлар җәмгыяте президенты[1].

2026 елгы мәгълүматлар буенча, «Вестник экспериментальной и клинической хирургии» фәнни басмасының редакция коллегиясе составына керә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1986) — хирургик аритмологияне үстергән өчен;
  • Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2003)[5].
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2006);
  • Ике тапкыр «Призвание» милли премиясе лауреаты:
    • 2007 ел — «Медицинада яңа юнәлеш булдырган өчен» номинациясендә[6];
    • 2011 ел — «Диагностиканың яңа методын булдырган өчен» номинациясендә («Амикард» комплексы)[7];
  • Россия Федерациясе Дәүләт премиясе (2017) — аритмияне диагностикалауның уникаль методикасын эшләгән өчен[8].
  • Почесть ордены (2018);
  • Пирогов ордены (2020);
  • «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены III дәрәҗә (2024)[9].

Гаилә хәле

Амиран Ревишвили өйләнгән. Хәләл җефете Зейнаб Гурамовна — табиб-терапевт. Улы дәүләт хезмәтендә, кызы — акушер-гинеколог. Оныгы — Ася[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Российская газета, 31 марта 2022. Амиран Ревишвили: Удалось создать систему, точно определяющую источник аритмии
  2. Если сердце бьется не в такт: Интервью // Санкт-Петербургские ведомости.— 2020. — 3 июня.
  3. Академику Ревишвили Амирану Шотаевичу — 60 лет! Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 9 июнь 2017 года.
  4. Людмила Сокрушаева. В Тамбове провели первую операцию на сердце по инновационной методике. tamlife.ru (13 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  5. Ревишвили Амиран Шотаевич (К 50-летию со дня рождения). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 28 июнь 2018 года.
  6. Лучшие врачи России. www.prizvanie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2019. Архивировано 13 май 2019 года.
  7. Лучшие врачи России. www.prizvanie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2019. Архивировано 13 май 2019 года.
  8. Кардиохирург Амиран Ревишвили получил госпремию за борьбу с аритмией. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 2 май 2019 года.
  9. Указ Президента Российской Федерации от 1 марта 2024 года № 149 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»