Анастасия Луппова
Тормыш юлы
Казанда сәнгать һәм музыка мәктәпләрен тәмамлаган. Фортепианода һәм гитарада уйный. Казандагы ТИСБИ идарә итү университетын һәм Мәскәүдәге РГУФКны (Россия дәүләт физик культура университеты) тәмамлаган. Халыкара класслы спорт мастеры Антон Мерцалов һәм тренер Василий Лазарев белән эшли.
Шифаханәдә ял иткәндә, Анастасия әтисе белән бильярд уйнап карый, һәм анарда кызыксыну уяна, бильярд белән шөгылләнә башлый Беренче җитди җиңүен 2001 елда рус бильярды буенча Татарстан чемпионатында яулый.
2006 елда Литваның Каунас шәһәрендә рус бильярды буенча Европа чемпионатында беренче урынны яулый. 2007 елда — Кишинёвта узган Европа чемпионатында беренче урын. Шул ук елны рус бильярды буенча Россия команда кубогында җиңә. 2007 елда Финляндиядә узган дөнья чемпионатында бронза медаль яулый. 2008 елда Кремль Кубогы иясе була. 2008 елның декабрендә Ялтада «Мисс бильярд-2009» кубогын яулый, финалда Украинаның яшь йолдызы Анастасия Ковальчукны җиңә.
Уен стиле
Анастасия Луппова сак уйный, «отыгрыш»ларны яхшы белә һәм катлаулы шарларны кертеп, куркыныч адымнар ясамый, әмма шул ук вакытта еш кына зур «серия»ләр ясый.
Алдагы карьерасы
2015 елдан 2016 елга кадәр Матч ТВ спорт телеканалында «Спортивный интерес» программасын алып барды[1].
Искәрмәләр
- ↑ Интервью. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2020. Архивировано 5 июль 2020 года.