Анатолий Рябов

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Анатолий Рябов
эрз. Рябовонь Анатолий
Туган көне 15 апрель 1894(1894-04-15)
Туган
Вафат көне 23 май 1938(1938-05-23) (44 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге лингвист, укытучы

Анатолий Рябов (15 апрель 1894(1894-04-15)23 май 1938(1938-05-23) (44 яшь)) — телләр белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Нежин педагогика инсититутын тәмамлагачтын (1916) Омск шәһәренең мәгариф оешмаларында эшли. 1922-1924 елларда – Түбән Новгород губерна халык мәгарифе бүлеге хезмәткәре, 1924-1930 елларда РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты каршындагы милли азчылыклар шурасында мордва асбүлеге мөдире; шуннан соң яңа әлифба Бөтенсоюзүзәк комитетында эшли. 1934-1937 елларда – Саранск аграр-педагогика институтының мордва телләре кафедрасы мөдире. Репрессияләнә (атып үтерелә), 1956 елда аклана.[1] Әлифба китаплары, эрзә мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары, мордва телләренең морфологиясенә һәм фонетикасына караган фәнни хезмәтләр, латин хәрефләренә нигезләнгән эрзә әлифбасы проекты (1932) авторы.