Андрей Миңвәлиев

Андре́й Никола́й улы Минвали́ев (Андрей Миңвәлиев, рус. Андре́й Никола́евич Минвали́ев, 3 ноябрь 1975, Иваново) — Россия футболчысы, футбол буенча спорт мастерлыгына кандидат.

Тормыш юлы

«Текстильщик» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) тәрбияләнүчесе. Өлкәннәр командасында 1993 елда уйный башлый. «Текстильщик» составында 5 сезон дәвамында чыгыш ясый, соңгы сезонда команданың иң яхшы бомбардиры була. 1998 елда ул вакытта Беренче дивизионда уйнаучы Казанның «Рубин» клубына күчә. Шул ук елда Россия Кубогының 1/4 финал матчында Владикавказның «Алания» командасына каршы уенда, 46 нчы минутта алмашка чыгып, матчта катнаша.

2000 елда беренче дивизионның бронза призчёры була. Аннары икенче дивизионның берничә коллективы өчен чыгыш ясый. «Алтын боҗра» (Золотое кольцо) МФФ беренчелегендә Вичуганың «Кооператор» командасы составында берничә сезон үткәрә.

Беренче лигада барлыгы 71 матч, Россия Кубогында 19 матч үткәрә[1].

2010 елда уенчы карьерасын тәмамлагач, «Текстильщик» ФКнда административ эшкә күчә. 2010 елгы сезон уртасыннан спорт-техник директор вазыйфаларын башкара. 2011 елдан команда башлыгы (начальник команды) булып тора[2].

Иваново дәүләт текстиль академиясен «Оешма менеджменты» белгечлеге буенча тәмамлый (2009)[3].

Искәрмәләр

  1. Andrey Minvaliev. transfermarkt.world. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  2. Минвалиев Андрей - официальный представитель команды. nagradion.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  3. Минвалиев Андрей Николаевич. old.fc-textil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә