Андрей Назаров

Назаров Андрей Геннадьевич (28 апрель 1970, Баймак, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — дәүләт, хуҗалык һәм җәмәгать эшмлеклесе, галим. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты (2007—2011). Сәяси фәннәр кандидаты (2006). Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

Тәрҗемәи хәле

Андрей Назаров 1970 елның 28 апрелендә Башкорт АССРның Баймак шәһәрендә туа.

Сибайның 6 нчы мәктәбендә, 1988 елда Сибай тау-күмү техникумында «Автомобилләр эшкәртү һәм техник хезмәтләндерү» һөнәре буенча укый.

1995 елның маенда Казакъ дәүләт идарә итү академиясеннән (элеккеге Алматы халык хуҗалыгы институты) «Сәүдә һәм җәмәгать туклануының иктисады һәм идарә итү» һөнәре буенча, 2002 елда Башкортстан Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең «Стратегик менеджмент» бүлеген тәмамлый.

2009 елда Магнитогорск дәүләт техник университетының «Тау машиналары һәм кораллары» факультетын тәмамлап, «Россия Федерациясендә тау машиналары һәм кораллары торышы һәм үсеш перспективалары» темасына диплом эшен яклый.

2006 елда М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетында кандидатлык диссертациясе яклап, сәяси фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала.

2011 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясендә укый.

1998 елда 11 сайлау округы буенча Сибай Шәһәр советы депутаты итеп сайлана.

1998—2004 елларда Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә Башкортстан вәкиллеге җитәкчесе булып эшли.

2001—2006 елларда Башкорт сәүдә-сәнәгать берлегенең идарә рәисе вазифасын башкара. Берлектә элемтә һәм эшкуарлыкны үстерү буенча зур эш башкара, эшкуарлык һәм дәүләт структуралары белән үзара эшләү нигезендә төрле оешмалар белән актив эшли.

2003 елда Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтайга депутат итеп сайлана.

2005 елда Башкортстан Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе рәисе итеп сайлана.

2006 елның апрелендә Башкортстан Президенты карамагындагы Стратегик ачышлар үзәге җитәкчесе итеп билгеләнә.

2007—2011 елларда — Россия Федерациясе Дәүләт Думасының бишенче чакырылыш депутаты. Дәүләт Думасында Гражданлык, җинаять, арбитраж һәм процессуаль кануният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары булып сайлана.

2011 елның 23 декабре — Башкортстан Президентының инвестиция хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча махсус вәкиле.

2014 елдан алып бүгенге көнгә кадәр — «Эшлекле Россия» гомуми Россия җәмәгать оешмасы рәисе.

Россия юристлар ассоциациясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе рәисе.

2021 елда, Назаров белән 2021 елда булган конфликт аркасында, Александр Сидякин Беларусия Республикасында позициясен ташлап, Бердәм Россия үзәк сайлау комиссиясен җитәкли[1].

Андрей Назаров 2025 елның 11 июлендә Башкорт сода ширкәтенең (БСК) директорлар советы рәисе вазифасына билгеләнә[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы;
  • Салават Юлаев ордены;
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (2025)[3];
  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2008)[4]
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2008);
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (2010);
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең II дәрәҗә П. А. Столыпин медале (2024)[5];
  • Дәүләт думасының Мактау грамотасы (2011);
  • Дәүләт думасы рәисенең Рәхмәт хаты[6](2008);
  • «Мәскәүнең 850 еллыгы уңаеннан юбилей медале» (1997);
  • Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисенең Рәхмәт хаты;
  • Сибай шәһәренең мактаулы гражданины (2015)[7].
  • «1941—1945 елларда Ватанны сөю, батырлык һәм каһарманлык өчен» истәлек билгесе (2003).

Гаиләсе

Улы — Денис, эшмәкәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Башкортстан Республикасының VI—VII чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты (2018 елдан). Юридик фәннәр кандидаты (2015).