Андрей Чемышев
Чемышев Андрей Валерий улы (1970 елның 6 июле, СССР, РСФСР, Мари АССР, Сернур районы, Большая Мушка авылы) — лингвист һәм мари телен үстерү буенча активист, Мари Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре.
Мари Республикасының М.Н. Янтемир исемендәге дәүләт премиясе (2011, 2021).
Тәрҗемәи хәле
Мари АССР, Сернур районының Большая Мушка авылында туа. Туган теле — мари. Мәктәпне тәмамлагач, Ленинград (Санкт-Петербург) шәһәренә күченә, Ленинград югары хәрби инженер элемтә училищесын тәмамлый.
2005 елдан "Мари Иле Радиосы"нда эшли.
2011 елда Сыктывкарда Коми Республика дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең Инновацион тел технологияләре үзәгендә эшли, биредә ул FU-Lab проектын (Фин-угыр телләре яшәешенә мәгълүмати ярдәм итүнең төбәкара лабораториясе) эшләү белән шөгыльләнә. FU-Lab сайтында түбәндәгеләр бар: мари, коми һәм башка телләрнең цифрлаштырылган сүзлекләре, коми теленең корпусы, өйрәтү күнегүләре, орфографияне тикшерү сервислары, конвертерлар һәм башка файдалы инструментлар[1].
2016 елдан Мари Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, лексикологик тикшеренүләр, сүзлекләр төзү һәм интернетта мари телен үстерү һәм таныту белән шөгыльләнә. «Марий йогын» беренче мари подкастын булдыручы (болын мари. Марий йогын — «Мари агымы»)[2]. «ВКонтакте» социаль челтәре интерфейсен мари теленә тәрҗемә итүче[3]. Мари теленең милли корпусын булдыручы[4], тел активистларының «Телләр иле» берләшмәсе катнашучысы[5].
Башкорт тел активисты Айгиз Кунафин белән күптелле акыллы колонка проектын гамәлгә ашыра, 2024 елның февраль-март айларында аның үрнәкләре мари телендә тәкъдим ителә:
| Акыллы колонка эшләрмен дип һич уйламадым. Без Айгиз белән, балаларыбыз үзебезнең туган телебездә мультфильмнар карый алсын өчен (Айгизнеке башкорт телендә, минем кызым Эрвина мари телендә), аудио- һәм видеоконтентны автомат рәвештә тәрҗемә итә торган система кирәк дип уйладык. Балалар планшетларын кабызгач, мультфильмнар автомат рәвештә без көйләнешләрдә куйган телләргә тәрҗемә ителә. Айгиз озак уйлап тормыйча, үзенең Һомай исемле акыллы колонкасын ясады һәм бездә бертөрле форманы һәм программ тәэминатын кулланып күптелле акыллы колонка ясау идеясы туды: Һомай диясең икән — башкорт телендә, ә iВика (болын мари. Айвика) дигәч, мари телендә җавап бирә[6]. |
Иҗтимагый позициясе
2022 елның мартында дәүләт органнары һәм бюджет учреждениеләре компьютерларына мари клавиатурасын куярга кирәклеген белдерә[7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Мари Республикасының М. Н. Янтемир исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (10 томлык «Мари теле сүзлеге» (1990—2005), «Марий орфографий мутер» («Мари орфографик сүзлеге») (2011), «Марий электрон мутер» («Мари электрон сүзлеге») (2011) китаплары[8] һәм шулай ук Мари теленең чагыштырма сүзлеге (2021) өчен)[9].
- 2021 елда «Милләт горурлыгы» Бөтенроссия иҗтимагый премиясенең «Туган телләрне саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен» номинациясе лауреаты[10].
Искәрмәләр
- ↑ FU-Lab. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2020. Архивировано 23 сентябрь 2020 года.
- ↑ Первый подкаст на марийском языке запустили в Йошкар-Оле (рус.). «Кидшер» (17 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2022. Архивировано 12 февраль 2022 года.
- ↑ Активисты восстановили марийский интерфейс «ВКонтакте». Uralistica (6 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2020. Архивировано 28 июнь 2020 года.
- ↑ Национальный корпус марийского языка планируется запустить в 2020 году. Кидшер (24 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2020. Архивировано 27 март 2022 года.
- ↑ Махум — команда. Страна языков. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2020. Архивировано 25 июль 2020 года.
- ↑ София Костогрызова. «Умная колонка будет мультиязычной: говоришь Һомай - отвечает по-башкирски, говоришь iВика - отвечает по-марийски». Миллиард.татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 2024 елның 19 гыйнвар.
- ↑ Лингвист предложил установить на компьютерах госорганов марийскую раскладку клавиатуры (рус.). Кидшер (20 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2022. Архивировано 25 март 2022 года.
- ↑ Общие сведения об институте. Марийский научно-исследовательский институт языка, литературы и истории им. В. М. Васильева при Правительстве Республики Марий Эл. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2022. Архивировано 8 гыйнвар 2022 года.
- ↑ от 20 декабря 2021 г. № 219. mari-el.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2022. Архивировано 12 февраль 2022 года.
- ↑ Андрей Чемышев стал лауреатом премии "Гордость нации" (рус.) (20 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2022. Архивировано 20 ноябрь 2021 года.
Сылтамалар
- Окно в марийский интернет: йошкаролинец Андрей Чемышев о письме Биллу Гейтсу и создании марийской «Алисы». Марийская правда (13 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2020.
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |