Тәрҗемәи хәле
1855 елда Рязань губернасының Касыйм өязе Прудки авылында авыл рухание гаиләсендә туа[1][2].
1876 елда Рязань руханилар семинариясен тәмамлый. Казан руханилар академиясенә укырга керә, аны 1880 елда дин гыйлеме кандидаты дәрәҗәсе белән тәмамлый (XXI курс). Соборның ачкыч саклаучысы Петр Диомидович Миловидовның кызы Елизаветага өйләнә. Аларның гаиләсендә дүрт бала туа: Пётр, Павла, Василий һәм Андрей[2].
1880—1881 елларда Казан архиепискобы каршындагы сәркатип булып эшли.
1881—1892 елларда - Казан руханилар училищесында караучы ярдәмчесе.
1892 елның маеннан — Казан руханилар училищесында грек теле укытучысы.
1892 елның июленнән — Казандагы кафедраль соборның рухание һәм ачкыч саклаучысы[1]. Казан шәхси миссионерлар приютының җитәкчесе була, анда ул исламны фаш итү буенча академия студентларына һәм җирле руханилар семинариясенең югары сыйныф укучыларына лекцияләр укый. «Казан айныклык җәмгыяте» комитеты әгъзасы була[3].
1918 елның сентябрендә акгвардиячеләр белән шәһәрдән китә, Омскта кадәр барып җитә. 1919 елның кышында Казанга кайта һәм Пасха көненә митра белән бүләкләнә. Зират храмында хезмәт итә. Арча зиратындагы баракта яши. 1933 елның 31 мартында вафат була, чиркәүдән көнчыгышка таба җирләнгән[2].
Төп хезмәтләре
- Мөселманнарны православие христиан диненә кушу йоласының килеп чыгышы турында. — Казан: Имп. Ун-ты тип., 1881. — 36 б.
- Исламда изгеләрне хөрмәт итү турында: Казан шәхси миссионерлар приютында аның сигезенче еллыгы көнендә, 1883 елның 6 ноябрендә, югары дәрәҗәле Казан архиепискобы Палладий катнашында укылган А. Яблоковның тәнкыйди очеркы. — Казан: Имп. Ун-ты тип., 1884. — 73 б.
- Мөселман гыйбадәтенең христиан гыйбадәте белән чагыштырганда асылы һәм характеры турында // Православный собеседник. 1887. — 1 нче кис. — 81-103 б.
- Чабаксар епискобы итеп архимандрит Митрофанны билгеләү һәм хиротонияләү. — Казан: Имп. Ун-ты типо-лит., 1906. — 12 б.
- Казан губернасының Зөя шәһәрендәге беренче класслы ирләр Успение-Богородица монастыре. — Казан: Ун-т типо-лит., 1906 (тышл. 1907). — 176, IV б.,
- Казан губернасының Зөя шәһәре һәм аның изге урыннары: Казан епархиясенең Чиркәү тарихи-археологик җәмгыяте әгъзалары утырышында укылган тарихи-археологик очерк. — Казан: Ун-т типо-лит., 1907. — [2], 212, XLVI б.
- Казан шәһәрендәге кафедраль Благовещение соборы. — Казан: Казан каф. соборы каршындагы изге Ана хөрмәтенә оештырылган кардәшлек, 1909. — 4
- Киев митрополиты югары дәрәҗәле Филаретның Казанда изгелек итүе вакытындагы административ эшчәнлегеннән: [Аның резолюцияләре һәм күрсәтмәләре]: Казан епархиясенең чиркәү тарихи-археологик җәмгыяте утырышында 1907 елның 21 декабрендә, югары дәрәҗәле Филаретның вафатына илле ел тулу көнендә укылган / [Прот. А. Яблоков әсәре]. — Казан: Имп. Ун-ты типо-лит., 1908. — 32 б.
- Зөя шәһәре һәм өязенең язу һәм ызанлау кенәгәсеннән исемлек, Никита Васильевич Борисов һәм Димитрий Андреевич Кикинның язуы һәм ызанлавы (1565—1567 еллар) / [кереш сүз авт. прот. Андрей Яблоков]. — Казан: Казан епархиясенең Чиркәү тарихи-археологик җәмгыяте, 1909. — XIII, 143 б.
- Кремль Спас чиркәвен һәм Казан шәһәренең башка чиркәүләрен Епархия карамагыннан Хәрби ведомствога тапшыру турында: [Казан епархиясенең Чиркәү тарихи-археологик җәмгыяте әгъзаларының гомуми җыелышына 1911 елның 16 мартында тәкъдим ителгән тарихи очерк] / Прот. А. П. Яблоков. — Казан: Үзәк тип., 1911. — 31 б.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Русские мыслители второй половины XIX — начала XX века опыт краткого биобиблиографического словаря. 1996. — С. 379
- ↑ 1 2 3 http://www.hram-klad.narod.ru/i.html#n2
- ↑ Яблоков, Андрей Поликарпович // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.