Анна Анка
Анна Анка | |
---|---|
швед. Anna Anka | |
![]() | |
Исеме | пол. Danuta Anna Kołodziejska |
Туган көне | 28 апрель 1971[1] (54 яшь) |
Туган | |
Ил | |
Эшчәнлеге | актриса, журналист, модель, матурлык бәйгесендә катнашучы |
Тормыш иптәше | Пол Анка[d] |
Сайт |
annaanka.com(ингл.) |
Анна Анка (швед. Anna Anka; 28 апрель 1971 ел) ― швед-америка моделе, актер һәм язучы. Канада җырчысы Пол Анканың элекке хатыны, Svenska Hollywoodfruar (Швед хатыннары Голливудта) швед реалити-шоуында катнашучы.
Тәрҗемәи хәле
Данута Анна Колодзейская Польша Халык Республикасында туган[2]. Әнисе бик иртә вафат булган, өч яшендә аны Швециядә, Бюв шәһәрендә яшәгән ирле-хатынлы Оберглар асрамага алалар. 1993 елда Мисс Гавайя тропиклары халыкара конкурсында сигезенче урын алганнан соң, Америка Кушма штатларына күчә[3].
Шул ук вакытта Анка профессиональ модель булырга карар итә, ә алты ел үткәч, аны музыкант Пол Анка үзенең шәхси тренеры сыйфатында эшкә ала. 2005 елда Пол Анкадан ул таба, Итан дип исем кушалар. Алар 2008 елда өйләнәләр. 2010 елда аерылышалар. Пол Анка улы Итанга хокукларын 2017 елның 3 июлендә югалта[4].
Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Анна Анка «Аңгыра, аңгырадан да аңгыра» америка фильмында эпизодик роль башкара, титрларда Анна Оберг дип күрсәтелә. Шулай ук мөһим булмаган рольләрне «Белгеч» һәм «Төшерү зонасы» фильмнарында уйный[5].
Анка авырлы катыннар өчен «The 30-book minute workout pregnancy» исеме астында кулланма чыгара[6].
Svenska Hollywoodfruar [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2009 елда Анка Svenska Hollywoodfruar реалити-шоуда катнашканнан соң халык арасында зур популярлык яулый. Реалити-шоуда Голливудта яшәгән өч хатынны күрсәтәләр. TV3 телеканалда күрсәтелгән тапшыруның рейтингы бик югары була[7] һәм тапшыру әлеге телеканалда яңа тамашачы рекордын куя[8].
Искәрмәләр
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ Sanna Torén Björling Anna Anka tacksam över all publicitet . DN.se. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2009. Архивировано 29 сентябрь 2009 года.(швед.). DN.se. Тәүге сығанаҡтан архивланған 29 сентябрь 2009. 2 ноябрь 2009 тикшерелгән.
- ↑ "Vart är du Anna Anka?" (In Swedish) . Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2009. Архивировано 1 октябрь 2009 года.
- ↑ http://www.foxnews.com/entertainment/2017/07/03/paul-anka-wins-custody-his-11-year-old-son-from-miss-sweden-anna-aberg.html
- ↑ The life of Anna Anka
- ↑ Foto: Samuel Ahlin Anna från Bjuv blev fru Anka - KVP.se - Senaste nytt | Expressen - Nyheter Sport Ekonomi Nöje . KVP.se. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2009. Архивировано 26 октябрь 2009 года.
- ↑ Anna Anka sprängde miljonvallen - Dagens Media . Dagensmedia.se. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2009. Архивировано 27 сентябрь 2009 года.(швед.). Dagensmedia.se. 2 ноябрь 2009 тикшерелгән.
- ↑ Tv- och populärkultursbloggen | SvD . Blogg.svd.se. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2009. Архивировано 27 июль 2011 года.