Анна де Ноай
Тәрҗемәи хәле
Румын кенәзе Григорие Бибеску-Бранковяну һәм Греция княгинясы Ралука Музуросның (Raluca Moussouros) кызы. Ралука Музурос билгеле пианист була, аның ата-бабалары арасында болгар Яңаруы эшмәкәрләре Софроний Врачанский һәм Стефан Богориди бар.
Аннаның бабасының хатыны княгиня Елена Бибеско XIX гасыр азагында Парижның әдәби һәм сәнгать тормышында күренекле роль уйнаган.
1897 елда Анна маркиз де Ноайга кияүгә чыккан. Аларның йорты Парижның дөньяви һәм интеллектуаль үзәге булган Пер-Лашез зиратында җирләнгән.
Иҗаты
Берничә шигырьләр җыентыгы, өч роман, автобиография китаплары авторы. Символизмга якын булган. Аның шигыйрьләрен 1901 елда Сара Бернар башкарган.
Әсәрләре
- Le Cœur innombrable (1901)
- L'Ombre des jours (1902)
- La Nouvelle Espérance (1903)
- Les Éblouissements (1907)
- Les Vivants et les Morts (1913)
- Les Forces éternelles (1920)
- Poème de l'amour (1924)
- Passions et vanités (1926)
- L'Honneur de souffrir (1927)
- Exactitudes, Paris (1930)
- Derniers Vers et Poèmes d'enfance (1934)
Салон хуҗабикәсе
Ош урамындагы аның салонына башкалар арасында киләсе шәхесләр булган: Рейнальдо Ан, Поль Валери, Альфонс Доде, Макс Жакоб, Франсис Жамм, Андре Жид, Поль Клодель, Кокто, Колетт, Пьер Лоти, Габриэла Мистраль, Робер де Монтескью, Франсуа Мориак, Марсель Пруст.
Сәнгаттә сүрәтләнеше
Шагыйрә портретын киләсе рәссамнар төшергән: Жак-Эмиль Бланш, Антонио де ла Гандара, Кеес ван Донген, Филип Де Ласло, Игнасио Сулоага (карагыз: [1] 2019 елның 25 март көнендә архивланган.), Жан-Луи Форен.
1906 елда аның сын портретын Роден ясаган.
Казанышлары
- Хөрмәт легионы ордены кавалеры
- Бельгия Король француз әдәбияты һәм теле академиясенә кабул ителгән беренче хатын-кыз
- 1910 елда Француз академиясе Анна де Ноай премиясын булдыралар
- 1921 елда Француз академиясенең Зур әдәби премиясенә лаек булган
Русиядә Анна де Ноай
1916 елда Марина Цветаева аның Новое упоение (1903) романын рус теленә тәрҗемә иткән (1927 елда Марина Цветаева авторга хат язган). Шигыйрьләрен Иван Тхоржевский, Всеволод Рождественский, Павел Лыжин, Юрий Корнеев һәм башкалар рус теленә тәрҗемә иткәннәр.
Рус телендә публикацияләр
- Сады / Пер. Вл. Гусева. — Киев, 1913.
- Стихи// Семь веков французской поэзии в русских переводах. — СПб: Евразия, 1999. — С. 527-530.
- Стихи// Французская поэзия XX века. — М.: Эксмо, 2005. — С. 86-91.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 base Léonore (фр.) — ministère de la Culture.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118835394 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Record #95303465 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ base Léonore (фр.) — ministère de la Culture. — P. 14.
- ↑ Archives de Paris — вип. 889. — С. 29.
- ↑ http://www.arllfb.be/composition/successions.html
- ↑ 1 2 Anna de Noailles // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Archives de Paris — вип. 1515. — С. 14.
Әдәбият
- Анна де Ноай в Литературной энциклопедии(үле сылтама)
- Higonnet-Dugua E. Anna de Noailles, cœur innombrable: biographie, correspondance. Paris: Michel de Maule, 1989
- Broche F. Anna de Noailles: un mystère en pleine lumière. Paris: Robert Laffont, 1989
- Bargenda A. La poésie d'Anna de Noailles. Paris: L'Harmattan, 1995
- Perry C. Persephone Unbound: Dionysian Aesthetics in the Works of Anna de Noailles. Lewisburg: Bucknell UP, 2003